29 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Россия санкцияләрне җиңәчәк – Путин
Россия, һичшиксез, санкцияләрне җиңәчәк, безнең партнерларның базардан үз теләкләре белән китүе безгә үсеш өчен мөмкинлек бирә, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Нью Йоркта Америка журналисты Чарли Роузга CBS һәм PBS телеканаллары өчен биргән әңгәмәсендә. Россия санкцияләрне хәл итә алырмы, дигән сорауга Путин, әлбәттә, бернинди шик тә юк, бу мәсьәлә...
-
Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ бирәчәк
Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. "Быел база мәктпәләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк, - диде журнлаистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде,...
-
Бер хатын-кыз кредит бурычларын түләмәгән өчен автомобильсез калган
Казанда яшәүче әлеге хатын-кызның бер банкка 250 мең сум бурычы җыелган була. Әлеге бурычын кайтарасы урында, ул суд приставларыннан качып йөргән. Шуның аркасында аның автомобиле эзләүгә бирелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре Daewoo Nexia машинасында җилдерүче бурычлыны М-7 трассасында, Щербаковка авылы тирәсендә, эләктереп ала. Автомобильнең эзләүдә булуы ачыкланганга күрә, урынга суд приставлары чакыртыла....
-
Әлмәтле югалган! Күрүчеләр юкмы?
67 яшьлек ир тулысынча сау-саләмәт булган. Наил Сайфуллин 1948 елгы. 18 сентябрь көнне Галеева урамыннан чыгып китә. Буе 170 см, кара төстәге аяк киеме, куртка кигән, яшел бейсболка һәм соры чалбарда булган. Хәтере киткәне, нинди дә булса баш авырулары булмаган. Ир турында берәр мәгълүмат белүче булса 8 917-390-96-22, 917-284-19-42 номеры...
-
"Спайс" саклаган өчен ике бала әтисен хөкем иттеләр
Суд аны өч елга ирегеннән мәхрүм иткән. Түбән Камада 39 яшьлек Андрей Игнатьевны полиция хезмәткәрләре җәй көне үк тоткарлый. Аның кесәсендә 1,136 грамм наркотик матдә табып алына. Ир-ат аны тартып кару өчен генә алганын белдерсә дә, кырыс хөкем карарыннан качып котыла алмады. Суд ике бала әтисен өч елга гомуми режимлы...
-
Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 12 очрагы ачыкланган
Татарстанда 17-23 сентябрьдә ВИЧ-инфекция йоктыруның 12 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Аерым алганда, Бу чорда Казанда шундый биш очрак теркәлгән, Түбән Камада - 2, Чаллы, Зәй, Лениногорск, Менделеевск һәм Тукай районнарында - берәр очрак. http://tat.tatar-inform.ru/
-
Лениногорскида көзге кросс үтте (фотолар)
26 сентябрь көнне шәһәребезнең "Яшьлек" спорткомплексы янында көзге кросс үтте. Анда 1 меңнән артык кеше катнашты. Мәсәлән: физик культура коллективлары, уку йортлары, предприятие һәм оешмалар. Уку йортлары арасында I урынны кызлардан музыка һәм сәнгать педагогия колледжы студенты Елена Сухалова алган. Предприятие һәм оешмалар арасында I урынны хатын-кызлардан Наталья Карташова ("Лениногорскгаз"...
-
Ризат Рамазанов хатыны Зинира белән ничек танышкан?
Танылган юморист, җырчы Ризат Рамазановның тормышы иптәше Зинира белән башкара торган "Бул үземә генә" җыры соңгы вакытта популярлашып, хит-парадларның югары баскычларын яулый башлады. Ризат күпләргә "Кредит" юмор төркеме юмористы буларак та таныш әле. Ә Зинира кайда булган һәм ни өчен әлегә кадәр җырламаган? "Зинира тумышы белән Башкортстан ягыннан. Аның белән...