Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ризат Рамазанов хатыны Зинира белән ничек танышкан?

Танылган юморист, җырчы Ризат Рамазановның тормышы иптәше Зинира белән башкара торган "Бул үземә генә" җыры соңгы вакытта популярлашып, хит-парадларның югары баскычларын яулый башлады. Ризат күпләргә "Кредит" юмор төркеме юмористы буларак та таныш әле. Ә Зинира кайда булган һәм ни өчен әлегә кадәр җырламаган? "Зинира тумышы белән Башкортстан ягыннан. Аның белән...

Танылган юморист, җырчы Ризат Рамазановның тормышы иптәше Зинира белән башкара торган "Бул үземә генә" җыры соңгы вакытта популярлашып, хит-парадларның югары баскычларын яулый башлады.
Ризат күпләргә "Кредит" юмор төркеме юмористы буларак та таныш әле. Ә Зинира кайда булган һәм ни өчен әлегә кадәр җырламаган?
"Зинира тумышы белән Башкортстан ягыннан. Аның белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Салават Фәтхетдинов кафедрасында бергә укыдык. Ул төркемебезнең старостасы булды, беренче курсларда без бик аралашмадык, ә менә 4нче курста кинәт кенә мәхәббәт утлары кабынды.
Аннан соң озакламый кушылдык, хәзерге вакытта 2 яшьлек Айгизә исемле кызыбыз үсеп килә. Шушы көннәрдә аны балалар бакчасына урнаштырырга җыенабыз. Зинираның әлегә кадәр җырламавы да кызыбыз белән декрет ялында булуы белән бәйле", дип белдергән Ризат Intertat.ru хәбәрчесенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризат рамазанов и его жена зинира ризат рамазанов

2
X