29 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Казан беренче урынга күтәрелде
Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирүдә Казан кабат беренче урынга күтәрелде. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 268 599 кеше тавыш бирергә өлгергән. Икенче урында 267 470 тавыш белән Сочи шәһәре бара. Ерак Көнчыгыш өченче баскычтагы урынын ныгытты - 265 760 тавыш. Севастополь (263...
-
Лениногорскилылар игътибарына
3 октябрь - 23 декабрь аралыгында шәһәребездәге телеүзәктә ремонт эшләре үткәреләчәген хәбәр иттеләр. Аның барышында иртәнге 8 дән 18.00 сәгатькә чаклы барлык техник срестволар да сүндереләчәк.
-
Лениногорск мәгариф профсоюзлары экскурсиядә булып кайтты
Лениногорск мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз активы Яшел Үзән районындагы Зөя утрау шәһәрчегендә экскурсиядә булып кайтты. Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен шулай билгеләп үтте. Беренчел профсоз оешмаларының рәисләре һәм иҗтимагый оешма советының штат хезмәткәрләре, барлыгы 45 кеше тарихи урынга теплоходта барып, Зөянең матур табигатен, истәлекле урыннарын күреп, башка район коллегалары белән аралашып кайтты....
-
Бәйгедә Урдалы авылы актив катнаша: бүген Бриллиант апа Хәерова кушылды
Урдалыдан Бриллиант апа Хәерова бакчасында менә нинди гигант кабаклар үстергән!
-
Түбән Чыршылы авылында Римма Хәсәноваларда каз өмәсе үткән
Казларының биш килограммнан артыклары бар, ди. Әле суеп бетермәгәннәр, өмәләре алда көтә. Өмәдә әнисе Роза апа, өч кыз туганы һәм күршеләре катнашкан.
-
Шөгердә спорт мәйданчыгы ачылды
Шөгердә Чкалов мәктәбе территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. "Ул федераль программа нигезендә төзелде. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасарлары, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, авыл башлыгы Радик Гафиятуллин, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты, ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наилә Исмәгыйлева. - Мәйданчыкны төзегән подрядчы оешмаларны...
-
Лениногорскилылар стажировкага чит илгә барачак
Күптән түгел Казан шәһәрендә узган "Республика аграр яшьләр берләшмәсе" активы мәктәбендә безнекеләр дә укып кайтты, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Берләшмәнең районнардагы беренчел бүлекчәләренең эш нәтиҗәләре буенча, халыкара яшьләр стажировкасы үтү өчен сертификатлар бирелгән. Аңарга бездәге аграр яшьләр оешмасының рәисе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова...
-
Сигезенче каттан егылып төшкән баланың гомерен саклап калу өчен табиблар 2,5 сәгать көрәшкән
Кичә Түбән Камада булган фаҗига уңаеннан тикшерү органнары тарафыннан тикшерү алды эше башланган. Аның нәтиҗәләреннән чыгып процессуаль карар кабул ителәчәк. Табиблар биеклектән егылып төшкән 2008 елгы малайның гомере өчен бик озак көрәшкән - операция 2,5 сәгать дәвам иткән. Бәхетенә күрә аның гомерен коткарып калганнар. Малайның хәле тотрыклы, дип бәяләнелә. Шулай...
-
"Мәхәббәт маҗаралары"н видеога төшереп тараткан ир-атны хөкем көтә
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча бүлеге тарафыннан әлеге җинаять эше тикшерелеп беткән. 30 яшьлек Рафаэль нуруллов РФ Җинаять кодексының ике маддәсе буенча гаепләнелә. Эш судка тапшырылган. Тикшерү мәгълүматларыннан аңлашылганча, быелның 4 июнендә аек хәлдә булмаган Нуруллов бер кафеда үзенең 19 яшьлек дус кызы белән...
-
Дөньяга өч ата-анадан яралган беренче бала туган
Абрахим Хәсән исемле малай биш ай элек туган. Экспертлар аның тууын революция дип атый. Дөньяда өч ата-ананың биологик материалын кулланып яралган беренче бала туган, бу хәл Мексикада булган, дип хәбәр итә New Scientist фәнни журналы. Иорданиядән килгән ирле-хатынлы пар АКШ галимнәренә сирәк очрый торган генетик авыру белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге...
-
Татарстанда сигезенче каттан бала егылып төшкән
Фаҗига кичә көн уртасында булган - Түбән Камада Химиклар проспектындагы бер йортта сигезенче каттан 8 яшьлек бала егылып төшкән. Кайбер мәгълүматлар буенча, малай өйдә үги әтисе белән генә булган. Бала исән, әмма авыр тән җәрәхәтләре алган, хәзерге вакытта аның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә, операция бара, диелә. Җирле НТР-24,...
-
Бәйгебездә яңа катнашучы: Лениногорскидан Айгөл Хәева
Лениногорск шәйәреннән Айгөл Хәева кызлары Язгөл, Зилә, улы Булат белән үз бакчаларыннан менә күпме слива җыйгын! "Көзге муллык" бәйгесенә сез дә кушылыгыз! ВКонтактедагы "Заман сулышы" страничкасына, zaman5@yandex.ru фотолар салыгыз.
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Республика районнарында урыны белән көн дәвамында кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 10-15 градус җылы булачак. Республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында - салкынчарак, көньяк һәм көньяк-көнбатышта...
-
Лениногорскилыларга 29 сентябрьгә Йолдызнамә
Овен: В этот день Овны смогут в полной мере почувствовать и оценить поддержку и любовь своей семьи. Кто-то из домочадцев пожертвует своим комфортом ради вашего удобства, предоставив вам свою комнату, или преподнесет вам в подарок вещь, о которой вы давно мечтали. Отвечайте взаимностью на искренние проявления любви и тогда ваши...
-
Лениногорскилылар зур этнографик диктант язачак
4 октябрьдә һәркайда, шул исәптән, безнең районда да "Зур этнографик диктант" бөтенроссия акциясе үтәчәк. Диктантта рус телен белүче, белеменә, социаль статусына, нинди диндә һәм гражданлыкта булуына бәйсез рәвештә 15 яшьтән олырак кешеләр катнаша ала. Диктант халыкның этнография ягыннан, шулай ук Россиядә яшәүче халыклар турында белемен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк, этникара мөнәсәбәтләрне...