Күптән түгел Казан шәһәрендә узган "Республика аграр яшьләр берләшмәсе" активы мәктәбендә безнекеләр дә укып кайтты, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Берләшмәнең районнардагы беренчел бүлекчәләренең эш нәтиҗәләре буенча, халыкара яшьләр стажировкасы үтү өчен сертификатлар бирелгән. Аңарга бездәге аграр яшьләр оешмасының рәисе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова...
Күптән түгел Казан шәһәрендә узган "Республика аграр яшьләр берләшмәсе" активы мәктәбендә безнекеләр дә укып кайтты, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
Берләшмәнең районнардагы беренчел бүлекчәләренең эш нәтиҗәләре буенча, халыкара яшьләр стажировкасы үтү өчен сертификатлар бирелгән. Аңарга бездәге аграр яшьләр оешмасының рәисе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова да лаек булган. Ул октябрь аенда Германиягә бер атналык стажировкага китәчәк.
Нет комментариев