29 октябрь 2016 яңалыклары
-
Яшь әни үз куллары белән өч нарасын үтергән
Яңа туган сабыйны ләгәнгә сала да хатын чыгып китә, берничә көн өенә кайтмый... Башка сыймаслык бу вакыйга Мордовиядә була. 32 яшьлек әни кеше табибларга мөрәҗәгать итмичә генә малай алып кайта. Кендеген дә ул үзе кисә. Аннан тазга баланы салып, өеннән чыгып китә. Билгеле, кайтуына бала үлгән була. Полиция тарафыннан әлеге...
-
"Әни янында рәхәт": таныш булыгыз, беренче катнашучылар, сездән дә фотолар көтеп калабыз
Таныш булыгыз конкурсыбызга беренчеләрдән булып Шөгердә яшәүче Лилия Шәмсетдинова кушыла. Тагын бер катнашучыбыз - Әлфия Гайфетдинова
-
Лениногорскида КВН була
Лениногорск Мәдәният сараенда 5 ноябрьдә район башлыгы Кубогына КВН була. 18.00дә башлана, билет бәясе 100 сум
-
Лениногорскиның "Спартак" хуҗалыгыннан Альмир Вәлирахманов республика конкурсында җиңеп чыкты
Бүген республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрнең "Һөнәре буенча иң яхшы" һөнәри осталык конкурсына нәтиҗә ясалды. "Иң яхшы механизатор" " номинациясендә: Лениногорск районы "Спартак" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Альмир Әсгать улы Вәлирахманов җиңеп чыкты. Котлыйбыз! http://tatar-inform.tata
-
Лениногорскиның беренче сыйныф укучыларын музей белән таныштырдылар (ФОТОЛАР)
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда ике ай буена беренче сыйныф укучылары өчен акция барды. Әлеге вакыт эчендә беренчеләр өчен "Музей дип аталучы йорт" чарасы бушлай оштырылды. Кызганыч, күбесе акциядән файдаланырга вакыт тапмады, ди музей хезмәткәрләре. Барлыгы 286 укучы килгән, алар төрле заллар белән, кулланылучы төп терминнар белән танышкан, сораулар биргән....
-
Лениногорскилыларны Данир Сабиров көлдерәчәк
Бүген Лениногорск Мәдәният сараенда Данир Сабиров концерт куячак. Афишасына караганда, ул яңа программа белән килә.19.00 сәгатьтә башланачак.
-
Ялларда салат ясыйбыз
Кирәк булачак: 2 йомырка, 1 болгар борычы, кыяр, ит (ветчина), сыр, майонез, укроп-петрушка. Әзерләү тәртибе: Барлык ингредиентларны шакмаклап турарга, сырны угычтан чыгартырга, укроп-петрушканы вак итеп турарга һәм майонез кушып болгатырга. Ашларыгыз тәмле булсын! http://tatar-today.ru/2016/10/12781/