Лениногорскиның беренче сыйныф укучыларын музей белән таныштырдылар (ФОТОЛАР)
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда ике ай буена беренче сыйныф укучылары өчен акция барды. Әлеге вакыт эчендә беренчеләр өчен "Музей дип аталучы йорт" чарасы бушлай оштырылды. Кызганыч, күбесе акциядән файдаланырга вакыт тапмады, ди музей хезмәткәрләре. Барлыгы 286 укучы килгән, алар төрле заллар белән, кулланылучы төп терминнар белән танышкан, сораулар биргән....
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда ике ай буена беренче сыйныф укучылары өчен акция барды. Әлеге вакыт эчендә беренчеләр өчен "Музей дип аталучы йорт" чарасы бушлай оштырылды. Кызганыч, күбесе акциядән файдаланырга вакыт тапмады, ди музей хезмәткәрләре.
Барлыгы 286 укучы килгән, алар төрле заллар белән, кулланылучы төп терминнар белән танышкан, сораулар биргән. 2нче мәктәп (1 «Б», «Г»), 5нче (1 «А», «М»), 6 нчы (1 «А», «Б», «В») , 8 нче(1 «А», «Г»), 11нче гимназия(1 «А», «Б», «В») һәм Подлесный мәктәбе укучылары һәм укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев