30 март 2017 яңалыклары
-
Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт
Бавыр паштеты. Паштет өчен 800 грамм бавыр, 60 грамм ак май, ике йомырка, 4 уртача суган, 3-4 тырнак сарымсак, тәменчә кара борыч һәм тоз кирәк булачак. Барысын бергә иттарткыч аша чыгарырга яки блендер белән вакларга. Катнашманы савытка салырга, пешкән йомырка батырып чыгарга, бытбылдык йомыркасы булса яхшырак, тавык йомыркасы эре булуы...
-
Яшь эшмәкәр мәктәбенә заявкалар кабул ителә
14 - 16 апрельдә Казанда Яшь эшмәкәр мәктәбе (эшен башлап җибәрүче фермер) узачак. Күп практик дәресләр була, фермерларның эше белән танышу, алдынгы хуҗалыклардан тәҗрибә алу оештырылачак. Шулай ук мастер-класслар каралган. Уку төп өч юнәлеш буенча барачак: игенчелек, терлекчелек һәм механизация. Катнашу өчен 18 дән 35 яшькәчә үз бизнесларын авыл хуҗалыгы...
-
Путин 2017 ел язында хәрби хезмәткә 142 мең гражданны чакыру турындагы указга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы указны имзалады. Аның нигезендә, бу язда Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә 142 мең граждан китәчәк. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты, дип җиткерә ТАСС. 2016 елның октябрь - декабрь айларында дәүләт башлыгы указы нигезендә армиягә 18дән 27 яшькәчә булган 152...
-
Социаль ипотека: һәркемне кызыксындырган 11 сорауга ҖАВАП
2005 елдан 2016 елга кадәр республикада социаль ипотека программасы буенча барлыгы 118 мең гаилә тораклы булган. Бу өлкәдәге үзгәрешләр турында гел язып торсак та, программадагы яңалыкларны халыкка җентекләп аңлатсак та, социаль ипотекага кагылышлы сораулар редакциябезгә еш килә. Бу юлы укучыларыбыздан килгән сорауларга Татарстан Президенты каршындагы Торак фондының мәгълүмат сәясәте төркеме...
-
Лениногорск 3D кинотеатрында 30 март-5 апрель көннәрендә күрсәтеләчәк фильмнар (афиша)
1. 2D «Мульт в кино». Выпуск № 50, мультфильм, 0+ Мультфильм Сеанс: 9:00 сәг. Бәясе: 50 сум 2. 3D "Призрак в доспехах", 16+ фантастика, боевик, приключения Сеанс: 9:50 сәг. Бәясе: 150 сум. Сеанс: 19:00 сәг. Бәясе: 250 сум. 3. 3D «Смурфики: Затерянная деревня», 6+ Сеанс: 12:00 сәг. Бәясе: зурлар 200...
-
Лениногорскида 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе яңа бинага күчте (фотолар)
Шәһәребезнең 3нче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче малай-егетләр өчен бүген шатлыклы вакыйга булды: әлеге бүлекчә яңа бинага күчте. Бина Тукай урамында, 2нче йортта (элеккеге Нефть музее иде) урнашкан. Шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга Татарстан грек-рим көрәше Федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Алар спортчыларны өй туе...
-
Экстремаль селфи ясаганда ике кызның башы өзелгән
18 яшьлек студент һәм 17 яшьлек укучы селфи ясаганда үлгән. Хәл Мексикада була. Кызлар очу-төшү полосасыннан ерак түгел урнашкан атлар абзарындагы фургон өстендә фотога төшәргә уйлый. Фургон полосаның читендә үк туктаган була. Фотосессия вакытында кызлар якынлашып килүче самолетны хәтерләми. Нәтиҗәдә лайнерның канаты кызларның башына эләгә, алар урында ук вафат була....
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр
Урамда яз. Яз белән бергә авитаминоз килә. Тән тиресе бозыла, хәл булмый, ниндидер ят ризыклар ашыйсы һәм йоклыйсы килә. Әгәр үзегездә шушы билгеләрне күзәтсәгез, дәвалана башлагыз. Авитаминоз - ул организмга витаминнар җитмәү. Еш кына авитаминоздан дәвалану өчен яшелчә, җиләк-җимешләрне күп кулланырга кушалар. Әмма алар фолий кислотасы, С витамины һәм каротин...
-
Лениногорскида "ЛенИнвестСтрой" генераль директоры Фирдинас Хәлитовны бүләкләделәр
Купьеллык хезмәте, төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "ЛенИнвестСтрой" генераль директоры Фирдинас Хәлитов "Лениногорск муниципаль районы" Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Лениногорскида санитар-экологик икеайлык башлана
1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең муниципаль районда, санитар-экологик икеайлык башлана. Кыш буе җыелган чүп-чардан арыныр вакыт җитте. Бу аралыкта урамнар, сквер-парклар, бакчачылык һәм гараж ширкәтләре, шәхси сектор территорияләре, чишмәләр чистартылачак, кар эреп беткәч, шәһәр урамнарын да юу күздә тотыла. Апрель ахырында агач утырту атналыгы башланачак. Тиешсез урынга чүп түгүчеләрне...
-
Лениногорскилылар, WhatsApp аша вирус «йөри». Сак булыгыз!
Ул кулланучының бөтен мәгълүматларын - фото, видео һәм парольләрне урлый. Әгәр дә сезгә менә шундый хат килсә - «Поздравляем! Ваш номер телефона +ХХ ХХХ ХХ ХХ был случайно выбран счастливчиком сегодняшнего дня. У вас есть 1 (один) невостребованный приз. Требуйте его немедленно!» - ача күрмәгез, тиз арада аны юк итегез...
-
Лениногорскида чәчү планнары белән таныштырдылар
Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында районның аграр предприятиеләре язгы кыр эшләренең эш планнары белән таныштырдылар. Аның эшендә республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, хуҗалык башлыклыры һәм белгечләре катнашты. Хуҗалык җитәкчеләре чәчүлек җирләренең структурасы, чәчүлек орлыкларының сыйфаты турында сөйләде.
-
Синоптиклар һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә
Аерым районнарда җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 мартта көндез республикада төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. http://tatar-inform.tatar/