Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе яңа бинага күчте (фотолар)

Шәһәребезнең 3нче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче малай-егетләр өчен бүген шатлыклы вакыйга булды: әлеге бүлекчә яңа бинага күчте. Бина Тукай урамында, 2нче йортта (элеккеге Нефть музее иде) урнашкан. Шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга Татарстан грек-рим көрәше Федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Алар спортчыларны өй туе...

Шәһәребезнең 3нче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче малай-егетләр өчен бүген шатлыклы вакыйга булды: әлеге бүлекчә яңа бинага күчте.

Бина Тукай урамында, 2нче йортта (элеккеге Нефть музее иде) урнашкан. Шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга Татарстан грек-рим көрәше Федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Алар спортчыларны өй туе белән тәбрикләп, киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Әгъзам Гобәйдуллин Федерация исеменнән район башлыгы Рәгать Хөсәеновка һәм мәктәп директоры Азат Сафиуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

3нче спорт мәктәбе югары уңышка ирешкән тәрбияләнүчеләре белән горурлана ала. Шундыйлардан Константин Пикалев, Руслан Лущиков. Биредә югары квалификацияле тренерлар эшли.

Тантаналы өлеш тәмамлангач, барысы да эчкә үтеп, бина белән танышты. Шөгыльләнер өчен дүрт зал бар, шулай ук тренажерлар куелган.

Спортчы малай-егетләр күрсәтмә чыгышлар ясады.

Розалия Мостафина фотолары һәм тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев