30 апрель 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида 1 май эстафетасы була
1 майда үзәк мәйданда эстафета ярышы узачак. 9 сәгать 30 минутта башлана, уку йортлары, предприятие-оешмалар катнашачак. Шунда ук танылган спортчыларны бүләкләячәкләр. Рәхим итегез!
-
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” җиңүчеләре билгеле
"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында үткән конкурска нәтиҗә ясалды. "Иң яхшы мәдәни көндәлек номинациясе" җиңүчеләре: Елизавета Колесникова (12 лицей), Самир Мөхетдинов (5 нче мәктәп), Иван Тышко (7 нче мәктәп), "Иң яхшы мәдәни әти-әни" номинациясендә җиңүче - Анна Владимировна Колесникова (12 нче лицей).
-
Лениногорскида берәүне талаганнар
Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз үзен урамда талаулары турында полициягә хәбәр итә. 26 апрель көнне Гагарин урамындагы бер йорт подъездында билгесез ир-ат бер хатын-кызның кәрәзле телефонын, алтын алкаларын талап кача. Берничә сәгатьтән соң ир-атны тоткарлыйлар. Ләкин ул урлаган әйберләрен ломбардка тапшырып өлгергән була. Алкалар хуҗасына кире кайтарыла. Җинаятьче 1983 елгы,...
-
"Безнең Булат" – ярдәм итә һәрчак
Авыл фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче ир-атлардан районда бердәнбер ул. Сүзем Зәй-Каратай авылындагы ФАП мөдире Булат Хәйруллин турында. Медицина өлкәсендә 34 ел хезмәт куя ул. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлагач, ике ел шәһәрдәге ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә эшләп ала, аннан хәрби хезмәткә алына. Анда хәрби фельдшер вазифасын башкара. Ә инде армиядән кайткач авылга...
-
Лениногорскида алдагы көннәргә һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына карасак, бүген, 30 апрель көнне, Лениногорскида көндез һәм төнлә аяз һава торышы сакланачак. Температура көндез +21, төнлә +12 градуска кадәр җылы. 1 май көнне Лениногорскида аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтимал. Көндез һәм төнлә һава температурасы...