Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида берәүне талаганнар

Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз үзен урамда талаулары турында полициягә хәбәр итә. 26 апрель көнне Гагарин урамындагы бер йорт подъездында билгесез ир-ат бер хатын-кызның кәрәзле телефонын, алтын алкаларын талап кача. Берничә сәгатьтән соң ир-атны тоткарлыйлар. Ләкин ул урлаган әйберләрен ломбардка тапшырып өлгергән була. Алкалар хуҗасына кире кайтарыла. Җинаятьче 1983 елгы,...

Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз үзен урамда талаулары турында полициягә хәбәр итә.
26 апрель көнне Гагарин урамындагы бер йорт подъездында билгесез ир-ат бер хатын-кызның кәрәзле телефонын, алтын алкаларын талап кача. Берничә сәгатьтән соң ир-атны тоткарлыйлар. Ләкин ул урлаган әйберләрен ломбардка тапшырып өлгергән була. Алкалар хуҗасына кире кайтарыла. Җинаятьче 1983 елгы, элек урлау буенча хөкем ителгән, табиб-психиатрда исәптә торучы, балачактан 2 нче группа инвалид ир-ат булып чыга.
Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кража