30 май 2014 яңалыклары
-
Керкәле мәктәбе музее яңа экспонатларга баеды
Керкәле мәктәбендәге Җәмит һәм Галия апа Рәхимовларның музей бүлмәсе тагын берничә экспонатка баеды. Галия апа Санкт-Петербургтан ялга кайткан улы Камил белән элекке замандагы патефон, телевизор хәтле "Звезда" радиосын бүләк итте. Алар - Җәмит ага яшәгән, иҗат иткән чорның чагылышы булып тора. Улы Камил: "Сакланып калган элекке заман әйберләре әтиемнең музей...
-
“Алый парус” үзәгендә балалар бәйрәм итте
1 июнь балаларны яклау һәм җәйге каникуллар башланган көн уңаеннан "Алый парус" балаларны реабилитацияләү үзәгендә анда тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм узды. Аны оештыруда әлеге үзәк тәрбиячеләренә ярдәмгә балалар шәһәр думасы вәкилләре ярдәмгә килгән. Алар - Илсияр, Регина, Адилә, Эльвина, Ольга, Тамирлан чын бәйрәм тамашасы бүләк итте. Уеннар балаларга аеруча ошады....
-
Лениногорск районында язгы чәчү төгәлләнде
Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районда язгы культуралар 36877 гектарда чәчелгән, шуларның 25430 гектары бөртекле культуралар, 2212 гектарда шикәр чөгендере һәм 131гектарда - бәрәңге игелгән. Чәчү бетү авыл хуҗалыга тармагы өчен куанычлы күренеш, тик көннәрнең коры торуы борчый. Бүген чәчелгәннәрне карарга, теләсә нинди юл белән туфрактагы дымны...
-
Балаларны яклау көненә бәйрәм
1 июнь - Балаларны яклау көнендә 10.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә Горький исемендәге парк (урман паркы) ачылачак. Программада: 10:00-11:00 - Парк ачылу тантанасы - Бәйрәм концерты - Ана сертификатын тапшыру 11:00-15:00 - Уйнау-күңел ачу программасы 20:00-22:00 - «Ангел» төркеме чыгышы 22:00-23:00 - Яшьләр өчен дискотека. Рәхим итегез!
-
Велосипедчыларны «Beлокөн-2014»кә чакырабыз
Әгәр дә син актив, энергияле, сәламәт яшәү рәвеше яклы булып, велосипедта йөрергә яратасың икән, 31 май көнне 11.00 сәгатьтә шәһәребезнең үзәк мәйданына ашык. Биредә «Велокөн-2014» спорт бәйрәме узачак. Моннан тыш, бу көнне үзенчәлекле костюм һәм бизәлгән велосипед конкурслары да була. 10.00 сәгатьтә - В.И.Ленин һәйкәле янында велосипедчыларны теркәү; 11.00 -...