Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Алый парус” үзәгендә балалар бәйрәм итте

1 июнь балаларны яклау һәм җәйге каникуллар башланган көн уңаеннан "Алый парус" балаларны реабилитацияләү үзәгендә анда тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм узды. Аны оештыруда әлеге үзәк тәрбиячеләренә ярдәмгә балалар шәһәр думасы вәкилләре ярдәмгә килгән. Алар - Илсияр, Регина, Адилә, Эльвина, Ольга, Тамирлан чын бәйрәм тамашасы бүләк итте. Уеннар балаларга аеруча ошады....

1 июнь балаларны яклау һәм җәйге каникуллар башланган көн уңаеннан "Алый парус" балаларны реабилитацияләү үзәгендә анда тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм узды.

Аны оештыруда әлеге үзәк тәрбиячеләренә ярдәмгә балалар шәһәр думасы вәкилләре ярдәмгә килгән. Алар - Илсияр, Регина, Адилә, Эльвина, Ольга, Тамирлан чын бәйрәм тамашасы бүләк итте. Уеннар балаларга аеруча ошады. Алар күзләрен бәйләп рәсем ясады, төлке белән куян маскасын киеп куышлы уйнады, аланда чәчәк-гөмбә җыйдылар, мультфильм да сәхнәләштерделәр. Әкият геройлары - Буратино белән Мальвина аларны дәртләндереп торды, шоколад, төрле төстәге шарлар өләште. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова белән аппарат җитәкчесе Сергей Тимаков балаларны бәйрәм белән котлап, спонсорлар ярдәме белән алынган төрле өстәл уеннары һәм китаплар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: реабилитационный центр