30 июнь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда хатын-кыз еланнан куркып, йөрәге ярылып үлгән
Татарстанлыларны табигатькә чыгып ял иткән вакытта, җиләк җыю вакытында гади кара елан чагу очраклары ешайды. Тәтеш белән Буа арасындагы юлда берничә көн элек кенә дә күңелсез хәл булган. - Танышыбыз көнендә генә ашыгыч эш белән авылга кайтып килергә булган. Юл кырыенда хәрәкәтсез машинага игътибар итеп узып киткән. Берничә сәгатьтән эшләрен...
-
Лениногорск нефть техникумын тәмамлаучылар дипломлы булды (фотолар)
Аларның саны- 299, шуларның 45се бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. -Техникумда үткәргән дүрт елыгыз күңелегездә мәңге сакланыр. Сез тәмамалаган уку йортының дәрәҗәсе зур, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк "элекке" студентларны сәламләп. Нефть техникумының актлар залында һөнәри дипломнарны уку алдынгыларына тапшырудан башланды. Бу көнне изге теләкләрен бәйрәм...
-
Менә сиңа мә: асфальт салуның яңа ысулы...
http://www.almet-rt.ru
-
Куакбашта яңа ФАП ачылды (ФОТОЛАР)
Бүген, 30 июнь көнне районыбызның Куакбаш авылында яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды - яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл халкы, шәфкать туташлары: Әнисә Хәсәнова белән Галия Сәгъдиева бу бинаны зарыгып көткән, чөнки иске медпункт бик тузган хәлдә булган, шартлары да юк иде, диделәр. Яңасында кайнар һәм салкын су агып тора, бәдрәф...
-
Фитыр сәдакасын бирергә онытмагыз!
Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул һиҗринең икенче елында - Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышлыкларыбыздан азат булырбыз, Иншә Аллаһ. Кемнәр бирергә тиеш? Әнәс бине...
-
Ленинигорскилылар өчен киңәшләр: кара елан чакса, нишләргә?
Июнь ае кызу килү сәбәпле, татарстанлыларны гади кара елан (гадюка обыкновенная) чагу очраклары арткан. Табигать кочагында ял итүчеләрне дә, җиләк җыючыларны да бу афәт сагалап торырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр сак булырга киңәш итә. Быел гади кара елан Балык Бистәсе, Тәтеш, Буа районнарында аеруча еш очрый. Тик бу җирлекләрдә генә...
-
Россия туристларына Төркиядә ял итәргә рөхсәт ителәчәк
Россия ягы инициативасы белән кичә ил Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләште. Бу хакта Кремль рәсми хәбәр белән чыкты. Россия Президенты Истанбул аэропортында булган теракт уңаеннан хәсрәт килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашуын белдерде, зыян күрүчеләрнең тизрәк сихәтләнүен теләвен җиткерде. Ике як та террорга каршы...
-
Безне бүген нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар бүген артык кызу булмаган һәм бераз яңгырлы көн вәгъдә итә. Көндез урыны белән яңгырлар явып уза, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 23 градуска кадәр җылы...
-
Лениногорск бакчачылары колагына: петуния шаулап чәчәк атсын өчен киңәшләр
Петуниянең тамыр системасы бик көчле, шуңа күрә аңа туфрак күп кирәк. Бер төп үсемлеккә 5 л туфрак исәбеннән утыртыр урын сайлагыз. Әгәр савытка утыртасыз икән, 10 л чүлмәккә ике генә төп чәчәк сыя дигән сүз. Петуния тукланырга ярата, шуңа күрә аны ике атна саен туендырып торырга кирәк. Үскән чакта азотлы...
-
"Бисеринки" Төркиядән Татарстанга кайтты
Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбле кызлары Төркиядән казанга кайтып җитте. Истанбулдан очкан самолет Казан аэропортчына бүген сәгать 1дә төшеп утырды. Балаларны ТР Президент Аппараты вәкилләре, шул исәптән республика башлыгы ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева каршы алды. Исегезгә төшерәбез, Болгариядә узган конкурста катнашкан 15 кызның Истанбул аша өйләренә кайтып килгәндә, Төркия аэропортындагы теракт...
-
Ишеттегезме?! 25 мең сумлык мәче!
Чистайда мәчесен сатарга теләгән берәү кырыгалдарлар кармагына килеп капкан. Полиция бүлегенә Чистайда яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның гаризасыннан аңлашылганча, ул бер интернет-сайт аша мәчесен сату турындагы белдерү калдырган. "Сатып алучы" бик тиз табылган - шалтыраткан, акча күчерү өчен банк картасын сорап алган һәм картадагы 25 мең сум акчадан җилләр...
-
Лениногорскилылар өчен бүгенгә Йолдызнамә
Козерог. События этого дня откроют много нового, появится интерес к культуре, философии, истории, будет много интересных знакомств. Работа выведет Козерогов на новый уровень жизни. Не уходите сейчас в отпуск - нет уверенности, что рабочее место за вами сохранится. Водолей. В конце месяца ваши планы могут неожиданно измениться. Вам могут поручить...
-
Хәерле җәй иртәсе белән!