Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Куакбашта яңа ФАП ачылды (ФОТОЛАР)

Бүген, 30 июнь көнне районыбызның Куакбаш авылында яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды - яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл халкы, шәфкать туташлары: Әнисә Хәсәнова белән Галия Сәгъдиева бу бинаны зарыгып көткән, чөнки иске медпункт бик тузган хәлдә булган, шартлары да юк иде, диделәр. Яңасында кайнар һәм салкын су агып тора, бәдрәф...

Бүген, 30 июнь көнне районыбызның Куакбаш авылында яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды - яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Авыл халкы, шәфкать туташлары: Әнисә Хәсәнова белән Галия Сәгъдиева бу бинаны зарыгып көткән, чөнки иске медпункт бик тузган хәлдә булган, шартлары да юк иде, диделәр. Яңасында кайнар һәм салкын су агып тора, бәдрәф куелган, процедура, акушер һәм кабул итү бүлмәләре урнашкан.
Яңа ФАП Куакбаш, Чүте, Сходнево-Чертанлы авылларына, барысы 900гә якын халыкка хезмәт күрсәтә.
Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов килеп, куакбашлыларны яңа бина белән котлады. Төзү эшендә катнашкан предприятиеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Куакбашлылар матур итеп концерт куйды, бавырсак белән каршы алдылар.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАПлар