30 июль 2016 яңалыклары
-
Кирлегәчтән "Халык контроленә" хат язганнар
Сарабикколдан Кирлегәчкә кадәр булган юл җимерелеп беткән, бик начар хәлдә, дип яза ул. Аның мөрәҗәгатен транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы муниципаль районның башкарма комитетына юллаган. Алар исә:"Строймонтаж-сервис" мәгълүматы буенча, юлны ремонтлау 2016 елның көз чорына хәтле төгәлләнергә тиеш", - дигәннәр. Тулырак укыгыз:https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov/detail/1426858
-
Куакбаш авылы урманнарында әллә ниләр бар (фотолар)
Безнең авылда, урманнарда яшиләр, дигән дә фотолар тезеп киткән Куакбаш авылының вконтактедагы төркемендә берәү. https://vk.com/club9553058
-
Лениногорск ат асраучыларына ярдәм күрсәтелә
Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты. Ведомство ат асраучы хуҗалыкларга да акчалата ярдәм күрсәтелүен искәртә. 2016 елда хуҗалыкларга өч яшьтән олырак атларны асрау өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә. Чараның максаты - әлеге хайваннарның...
-
Лениногорск ТОСлары ике миллион сумнан артыграк грант отты
Алар республиканың муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән конкурста катнашып призлы урыннар яулады һәм барлыгы бергә ике миллион сумнан артыграк бәядән грант отты. 8нче 2нче ТОСлар үз төркемнәрендә беренче урын алып - 665 меңәр мең 13 нче ТОС икенче урын алып-500 мең сум 1нче ТОС дүртенче урын алып- 298 мең 12 һәм...
-
Лениногорск мәчетендә яшерен тикшерү үткәрелергә мөмкин
Татарстан мәчетләрендә, алдан хәбәр итмичә, тикшерүләр үткәреләчәк. Бу хакта "Хозур" Нәшрият йорты медиахолдингы структурасына керүче "Азан" интернет-радиосы эфирында ясаган чыгышында республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әйткән. "Бездә мәчетләр күп һәм шуңа да мөселманнарга юнәлеш бирергә кирәк. Яшерен күзәтүче мәчетләрнең чисталыгын һәм пөхтәлеген, шулай ук имамнар...
-
Шөгерлеләрне дискотекага чакыралар
Бүген Шөгер авылы мәдәният йортында дискотека була, 21.00 сәгатьтә башлана, дип язалар социаль челтәрдәге төркемнәрендә. Кереп карагыз:https://vk.com/club119225744?w=wall-119225744_466%2Fall
-
Илфак Шиһапов яңа ачылган кибетенең ник бик тиз ябылуын аңлатты
Танылган продюсер Илфак Шиһапов күптән түгел Казанның «Муравейник» сәүдә үзәгендә кибет ачкан иде. Анда милли товарлар - китап, диск, газета, сувенир китерелде. Әлеге кибетнең ачылуы массакүләм мәгълүмат чараларында да, интернетта да бик киң яктыртылды. Әмма… бер ай да узмады, кибет ябылды. Сәүдә ноктасында Илфак үзе һәм кызы Зәринә эшләр дип...
-
Ял көннәрендә 32 градуска кадәр эссе булачак
Татарстан синоптиклары мәгълүматына караганда, бүген һава температурасы 32 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. 31 июль көнне дә явым-төшемнәр ихтималы аз. Төнлә 15 градус җылы булса, көндез температура янә 32 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәр итә. http://www.tatar-inform.ru/
-
Веломобильдә җилдерүче әбиләрнең кайсы районныкы булулары билгеле булды
Веломобильдә йөрүче татар әбиләре уйламаганда бүгенге көн геройлары булды да куйды. Казан әбиләре дип фаразлау дөрес булмады, алар Казан күрергә килгән Балык Бистәсе әбиләре булып чыкты. Олы Елга авылында гомер итүче Дания Хөснетдинова, Маһруза Габидуллина, Асия Сафиуллинага әлеге сәяхәт бик ошаган. Киләсе елга, исән-сау булып, тагын килергә хыяллана икән әле...