Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск ат асраучыларына ярдәм күрсәтелә

Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты. Ведомство ат асраучы хуҗалыкларга да акчалата ярдәм күрсәтелүен искәртә. 2016 елда хуҗалыкларга өч яшьтән олырак атларны асрау өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә. Чараның максаты - әлеге хайваннарның...

Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты. Ведомство ат асраучы хуҗалыкларга да акчалата ярдәм күрсәтелүен искәртә.


2016 елда хуҗалыкларга өч яшьтән олырак атларны асрау өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә. Чараның максаты - әлеге хайваннарның баш санын саклап калу.

Бер баш атка 3 мең сум субсидия бирелә. Ярдәмнең күләме терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымның 70 процентыннан артырга тиеш түгел.

Субсиядине алу өчен атлар 2016 елның 1 гыйнварына шәхси-ярдәмче хуҗалыкларны теркәү кенәгәсендә күрсәтелгән булырга тиеш. Шулай ук терлек азыгын сатып алуны раслаучы доументлар һәм хайваннарны 2016 елның 31 декабренә кадәр саклап калу буенча йөкләмә булу да мәҗбүри.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларга 810 мең сум акча түләнгән.

Апас, Лениногорск, Әтнә һәм Буа муниципаль районнарында әлеге ярдәмнән аеруча күп файдаланганнар.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев