30 июль 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, бәлки шушы кагыйдәләр буенча яшәргәдер?
Балачактан өлкәннәр барыбызның да колагына "тукып" торган: "Бүгенге эшеңне иртәгегә калдырма!" - дигән сүзләр, баксаң, халык әйтеме түгел, Американың өченче президенты, мәгърифәтче, АКШның Бәйсезлек декларациясе авторы Томас Джефферсон сүзләре, киңәше икән. Үләр алдыннан ул якыннарына көндәлек тормышта һәрчак файда китерәчәк ун кагыйдәне гел истә тотарга куша. Бу кагыйдәләр җәмәгатьчелеккә дә...
-
Балалар өчен туңдырма урынына сөтле десерт, ә тәме искиткеч
Бу ризык суфле кебек булып чыга. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик ярата. Ингредиентлар: 0,5 л кефир (яки ряженка) 1/3 стакан майлылыгы аз каймак 1/2 стакан шикәр комы 1 аш кашыгы желатин 0,5 кап ванилин Әзерләү тәртибе: желатинны суда җебетеп, бүрттерәбез, аннары болгата-болгата җылытабыз, ләкин кайнатмыйбыз. Желатин суынган арада,...
-
«Байлыгына кызыгып, әти белән бер яшьтәге кеше белән тормышымны бәйлисем килми!»
Кем белән генә очрашып сөйләшсәң дә, сүз акчага барып тоташа. Нишлисең инде, бу тормышта ансыз яшәп булмый. Барлык кешенең дә байлыкта рәхәт чигеп гомер итәсе килә. Мин дә элек бәхет ачкычы байлыкта дип уйлый идем. Имеш, бай иргә кияүгә чыгам да, бер кайгысыз рәхәтләнеп яшим. Әле бу тормышта бәхетле булу...
-
Лениногорск районында каты көнкүреш калдыклары полигоны эшчәнлеген туктата
Лениногорскида каты көнкүреш калдыклары полигонына эшчәнлеген туктата, бу "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" җәмгыяте чүпне утилизацияләүгә һәм күмүгә лицензия алганчы дәвам итәчәк. Мондый карарны Татарстан Югары суды кабул иткән, дип хәбәр итә республика прокуратурасы сайты. Ачыкланганча, җәмгыятьнең чүп-чарны җыюга һәм транспортировкага гына лицензиясе булган. Моннан тыш, күзәтчелек органнары полигоннан файдаланганда экологик таләпләр...
-
Гөмбәгә киткән һәм үлгән
Саба районында 79 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен табалар. Ул 27 июль көнне урманга гөмбә җыярга дип киткән булган. Хатын үзе Казан кешесе. Җәй көннәрен ире белән Саба районындагы йортында үткәрә торган булган. Ире хатыны югалган көнне үк полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән. Аны берничә көн дәвамында волонтерлар, коткаручылар урман тирәсендә эзли. Хатын-кыз...
-
Лениногорск районы хуҗалыклары күпме сөт җитештерә?
Район аграр предприятиеләре 29 июль көнендә 55 тоннага якын сөт җитештергән. Бер сыерга уртача 15 литр сөт туры килә. Хәзер сыерлар җәйге көтүлекләрдә, тәмле, сусыл үлән белән туклана. Республика буенча карасак, иң сөтле районнар: Әтнә, Саба, Кукмара, Балтач. Иң азы - Минзәлә, Кама Тамагында.
-
Бүген - Хәрби-диңгез флоты көне
Ул ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 2006 елның 31 маенда Россия Президенты В.Путин карары белән билгеләнгән. Райондашларны бәйрәм көне белән!
-
Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәеновның юбилее
Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бүген, 30 июльдә юбилеен билгеләп үтә. Һәрвакыттагыча, эштә: район һәм шәһәр, кешеләр турында кайгыртып үтәр ул. Шушы көннәрдә "Татарстан" журналы корреспонденты белән әңгәмәдә Лениногорск кешеләре үзенчәлеклеме, дигән сорауга ул: -Алар үзенчәлекле генә түгел, ә үз кешеләр. Күбесен мин бик күптән беләм. Мин бит монда...