ҖӘМГЫЯТЬ
Балалар өчен туңдырма урынына сөтле десерт, ә тәме искиткеч
Бу ризык суфле кебек булып чыга. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик ярата.
Ингредиентлар:
0,5 л кефир (яки ряженка)
1/3 стакан майлылыгы аз каймак
1/2 стакан шикәр комы
1 аш кашыгы желатин
0,5 кап ванилин
Әзерләү тәртибе: желатинны суда җебетеп, бүрттерәбез, аннары болгата-болгата җылытабыз, ләкин кайнатмыйбыз. Желатин суынган арада,...
Бу ризык суфле кебек булып чыга. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик ярата.
Ингредиентлар:
0,5 л кефир (яки ряженка)
1/3 стакан майлылыгы аз каймак
1/2 стакан шикәр комы
1 аш кашыгы желатин
0,5 кап ванилин
Әзерләү тәртибе: желатинны суда җебетеп, бүрттерәбез, аннары болгата-болгата җылытабыз, ләкин кайнатмыйбыз. Желатин суынган арада, кефир, каймак, шикәр комын һәм ванилинны барысын бергә кушып, миксер белән 3 минут тирәсе күпертәбез. Болгатуны туктатмыйча гына әлеге катнашмага желатин өстибез. Тагын 3 минут күпертәбез. Шунда ук әзер массаны кечкенә савытларга салабыз һәм 2-4 сәгатькә суыткычка куябыз.
Десертны җиләк, чикләвек, шоколад белән бизәргә була. Суфле тагын да тәмлерәк булсын өчен, кефирның күләмен киметеп, бераз җиләк-җимеш согы өстәргә мөмкин.
Кефир белән ясалган десерт туңдырманың пломбир, ә ряҗенка салынганы крем-брюле төрен хәтерләтә.
Өлкәннәр бу тәм-томны кәһвәгә дә өсти ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев