30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорск Мәдәният йортында “Дуслык һәм игелек концерты” үтте
Лениногорск Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Мәдәният сараенда үткәрелгән "Терроризмга каршы бергәләп" чарасы кысаларында "Дуслык һәм игелек концерты"нда катнашты. Анда 300гә якын 5-6 сыйныф укучылары килгән иде. Алар алдында эчке эшләр капитаны Екатерина Шукова чыгыш ясады. Нәрсә ул терроризм, кем ул террорист, террорист тоткыны, шикле әйбергә тап булсаң нишләргә икәнлеге турында...
-
Бер хатын-кызны трамвай бәрдергән
Һәлакәттә зыян күргән 52 яшьлек хатын-кыз тиз арада хастаханәгә озатылган. Әлеге күңелсез хәл кичә, 29 сентябрьдә төштән соң була. Башкаланың Җиңү проспектында трамвай белән идарә иткән 50 яшьлек хатын-кыз, Чишмәле урамы ягыннан килгәндә, Ломжа урамы чатында куркынычсыз араны сакламый һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган хатын-кызны бәрдерә. Һәлакәт...
-
Иске Иштирәктә полиция йорты ачылды
Бүген Иске Иштирәк авылында полиция хезмәткәре өчен төзелгән административ-торак комплекс ачылды. Әлеге тантаналы чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республиканың Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак һәм башкалар катнашты. Яшәү һәм эшләү урыны да булып торган әлеге йортта гаиләсе белән яшь участковый Илшат Хәертдинов яшиячәк. Ул алты - Иске Иштирәк, Бәкер,...
-
Татарстан – икенче урында
Татарстан дәүләт-шәхси партнерлык үсеше дәрәҗәсе буенча Россия регионнары арасында икенче урын алды. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм илдәге дәүләт-шәхси партнерлык үсеше үзәге үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан әлеге күрсәткечләр буенча беренче өчлеккә кергән. Беренче урында - Санкт-Петербург, өченчедә - Мәскәү. http://intertat.ru/
-
Лениногорскига салкыннар килә
Лениногорскига 1 октябрьдән салкыннар килә. 2сеннән 7сенә кадәр һава температурасы көндез +6, +11 градус кына җылы, төнлә +3, +7 градуска кадәр салкын.
-
Лениногорскида 30 сентябрьгә һава торышы: салкынайта
Лениногорскида 30 сентябрьдә көндез аяз, кичтән яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +14, төнлә +7 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар. 1 октябрьдән бераз салкынайта, температура көндез +11, төнлә +4 градус. 2 октябрь көнне болытлы көн, яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +8, төнлә +6 градус.
-
Бер ир-атны икенчесенә “өйләндергәннәр”
ЗАГС хезмәткәрләренең игътибарсызлыгы аркасында Екатеринбург якларында бер ир-атны хатынының исеме урынына ир-ат исеме язып "өйләндереп" куйганнар. Моның шулай икәнен өйләнешкән парлар туйдан соң гына күреп ала. Хәзер яшь пар паспортларын алыштырырга мәҗбүр. Дәүләт пошлинасын ЗАГС түләячәк икән. http://www.chelny-izvest.ru/
-
Бер хатын-кыз 100 мең сум акчасыннан “колак кага язган”
Казан Кремле янында килгән туристлар шәхси әйберләрен, акчаларын гел югалта торган гадәтләре бар икән. Шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләре Кремль янындагы бер утыргычтан 100 мең сум акча һәм банк карталары салынган сумка табып ала. Аның кемнеке икәнен ачыклар өчен бөтен банкларны аякка бастырырга туры килгән. Нәтиҗәдә, сумка хуҗасы табыла. Ул Воронеж...
-
Лениногорск “морж”лары II урынга лаек булган
27 сентябрь көнне Алабугада Кама елгасында салкын суда йөзү буенча көзге марафон үтте. Анда Казан, Чистай, Алабуга, Әлмәт, Можга (Удмуртия) йөзүчеләре белән Лениногорск "морж"лары да катнашты. Безнең лениногорскилылар - Илфат Әбдиев һәм Рафаил Әлкәров II урынга лаек булганнар. Котлыйбыз! Алда буласы йөзү ярышларында уңышлар телибез!
-
Әлмәт-Бөгелмә юлында һәлакәт булган
Кичә кичке сигезенче яртыларда Әлмәт-Бөгелмә юлының Әлмәт районындагы өлешендә Лада Гранта автомобиле Nissan һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике кеше - җиңел машинадагы ир белән хатын вакыйга булган урында һәлак булалар. Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары шулай ди. Бер яшьлек балалары авыр имгәнүләр белән шифаханәгә озатылган. Вакыйгага китергән сәбәпләрне ачыклау бара....
-
Илгәрәйдән яңа шаян КЛИП. Карыйбыз!
Менә Илгәрәй дә "Пар булсын дөньялары" дигән җырына клип төшергән. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
-
Ялган ОСАГО полисы сатучы төркем әгъзаларын тотканнар
Чаллыда полиция хезмәткәрләре ялган полислар сату белән шөгыльләнүче төркем әгъзаларының эзенә төшкән. Хокук сакчылары әлеге төркемдә 10 кеше булуын ачыклаган. Оештыручыларының берсе элек бер иминият компаниясенең Чаллыдагы филиалының директоры булып эшләве дә мәгълүм. Беренчел фаразлар буенча, җәмгыять җитәкчеләре 2013-2015 елларда ялган ОСАГО полисы бланкалары сату, банкротлык чигендә булган төрле иминият...
-
Яңа ел белән ГТО килә: укучылар әзерме?
Элек ГТО нормалары сөенә-сөенә тапшырыла иде, хәзер әлеге йөкләмәләрне мәҗбүри диярлек үтәтергә җыеналар. Узган елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин ГТО нормативларын гамәлгә кертү турындагы фәрманны имзалаганнан соң, илдә ГТО шаукымы башланды. Татарстан, гадәттәгечә, яңалыкларга беренче булып кереште - 14 пилот төбәк арасында безнең республика да бар. Мәктәпләрдә мәҗбүри? Кайчандыр...