Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәктә полиция йорты ачылды

Бүген Иске Иштирәк авылында полиция хезмәткәре өчен төзелгән административ-торак комплекс ачылды. Әлеге тантаналы чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республиканың Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак һәм башкалар катнашты. Яшәү һәм эшләү урыны да булып торган әлеге йортта гаиләсе белән яшь участковый Илшат Хәертдинов яшиячәк. Ул алты - Иске Иштирәк, Бәкер,...

Бүген Иске Иштирәк авылында полиция хезмәткәре өчен төзелгән административ-торак комплекс ачылды.
Әлеге тантаналы чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республиканың Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак һәм башкалар катнашты.
Яшәү һәм эшләү урыны да булып торган әлеге йортта гаиләсе белән яшь участковый Илшат Хәертдинов яшиячәк. Ул алты - Иске Иштирәк, Бәкер, Мичурино, Иске Куак, Яңа Сережкино һәм Ялтау авылларына хезмәт күрсәтәчәк. Аңа шулай ук бу көнне, йөреп эшләргә җайлы булсын өчен, "Нива" автомобиле дә бүләк ителде. Кунаклар барлык уңайлыклары булган әлеге йортта исән-сау яшәүләрен теләделәр. Илшат Җәмил улы тырышып эшләргә, халык өчен хезмәт итәргә ышандырды.
Бу көнне шулай ук Сугышлы авылында төзелгән административ-торак комплексы ачкычы да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция дом для полиции старый иштиряк дом для полиции