30 сентябрь 2016 яңалыклары
-
"Көзге муллык" бәйгесе дәвам итә: Тимәштән Ләйсән Габидулина кушылды
Көзге муллыкны һәркем үзенчә күрә. Тимәш авылыннан Ләйсән Габидулина бик матур кашкарыйлар үстергән. Шул фотоны җибәргәннәр: Сезнең өчен көзге муллык нәрсә ул? Фотоларыгыз белән бүлешегез, бәйгегдә көтеп калабыз! ВКонтактеда "Заман сулышы" страничкасына, zaman5@yandex.ru электрон адресына юллагыз.
-
Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр
Бу ял көннәрендә Лениногорскиның трамплиннар комплексында ике төр чаңгы ярышы һәм трамплиннан сикерү буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге үтәчәк. 1 октябрьдә - ике төр чаңгы ярышы буенча чемпионат һәм беренчелек (29 метрлы һәм 48 метрлы трамплиннан сикерәчәкләр, 2,3,5 чакрымга йөгерәчәкләр). 2 октябрьдә - трамплиннан сикерү буенча чемпионат һәм беренчелек үтә,...
-
Лениногорск юлында һәлакәт: хатын-кыз йөртүче хастаханәгә озатылган (фото)
Юл-траспорт һәлакәте кичә көндез булган. Лениногорск районында руль артында 28 яшьлек хатын-кыз булган "Лада Приора" машинасы юл читенә төшеп капланган. Йөртүче идарәне югалткан, дип әйтелә. Сәламәтлегенә зыян килгән хатын-кыз йөртүчене хастаханәгә озатканнар. Аның умырткалыгына зыян килгән. Фото: ГУ МЧС России по РТ http://intertat.ru/
-
Урдалыда Өлкәннәр көне уңаеннан чара үткән (фото)
Берничә олы яшьтәге абый-апаны бергә самавыр янына чәй эчәргә һәм сөйләшеп утырырга Җәүдәт абый Сәлаховлар йортына чакырдык. Аларга сугыш һәм хезмәт ветераны Касыйм абый Хөснетдинов, тагын берничә күршеләре керде. Бәйрәм белән котларга шәһәрдән - социаль яклау бүлегеннән Луиза Ефарова һәм Фәридә Идрисова килгән иде. Җанлы әңгәмә авылыбызның социаль хезмәткәрләре Рушания...
-
Яңа купюралар символлары өчен тавыш бирүдә Казанны Сочи һәм Ерак Көнчыгыш узган
Конкурс лидеры Сочи белән Татарстан башкаласы арасындагы аерма 9 меңгә якын тавыш тәшкил итә. Казан Россия банкының 200 һәм 2000 сум номиналлы яңа күпюраларга эләгү хокукы өчен тавыш бирүдә өченче урынга төште. Беренче урынга 281 мең 128 тавыш җыеп, янә Сочи күтәрелде, икенче урында - Ерак Көнчыгыш (272 мең 774...
-
Татарстанда өстәмә яллар бетерелде
"Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталар турында"гы канунга үзгәрешләр кертелде. Төгәлрәк әйткәндә, әлеге канунның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы документ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды. Документта "ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә" дигән сүзләр хәзер канунда "ял көннәренә өстәмә ял көннәре бирелми" дигән сүзләр белән алмаштырылган. Шулай итеп,...
-
Күпбалалы гаиләләргә дәүләт күбрәк түли башлаячак
Күпбалалы гаиләләргә субсидия күләме арттырылачак. Бу хактагы хәбәр Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза "Известия". Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең 53 субъектына каралган. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрдә әлеге акчаны алуга хокуклы гаиләләр саны артуга бәйле рәвештә,...
-
Лениногорскилылар уңыш бәйрәмендә катнашты
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге бер төркем делегация Казанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан уздырылган уңыш бәйрәмендә катнашты. Алар арасында хуҗалыкларның алдынгы терлекчеләре, механизаторлары һәм кайбер хуҗалык җитәкчеләре дә бар. "Корстон" комплексында узган чарада алар авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышты, Татарстан Президентының котлавын тыңлады, матур концерт карадылар. http://agro.tatarstan.ru фотолары
-
Лениногорскида томан һәм яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Бераз яңгыр һәм пыскак яңгыр да явачак. Татарстанда һава температурасы төнлә - 3-8,...
-
Лениногорскилыларга 30 сентябрьгә йолдызлар фаразы
Овен Проявляйте инициативу и в финансах, и в личных отношениях. Это будет залогом вашего будущего успеха. День хорош для косметических процедур, а вот в парикмахерскую лучше не ходить. Телец Не стоит упорствовать и биться о стену. Это только вызовет недовольство начальства. Вы стремитесь что-то усовершенствовать или по-новому посмотреть на проблему,...
-
Хәерле җомга иртәсе белән!