30 октябрь 2015 яңалыклары
-
Күрше районда мәчетне талаганнар
Вакыйга 26 октябрьдән 27 сенә каршы төндә була. Билгесез затлар Әлмәт районы Бишмунча авылы мәчет тәрәзәсен кирпеч белән ватып сәдака акчалары салына торган тартманы урлап чыга. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре күпсанлы аяк һәм бармак эзләренә тап була. Тиз арада җәелдергән тикшерү эшләре барышында җинаятьченең эзенә дә төшәләр. Белгечләр әлегәчә...
-
Таһир Шәмсуаровның яңа шигырьләр китабы басылып чыкты
Якташ шагыйребез Таһир абый Шәмсуаровның өр-яңа шигырләр китабы басылып чыкты. Ул "Ярату белән..." дип атала һәм 1 мең 100 йөз тираж белән Татарстан китап нәшриятында басылган. Җыентыкка Таһир абыйның йөздән артык шигыре кергән.
-
Пенсия акчасы иртәрәк бирелә
Татарстанда почта элемтәсе оешмалары, ноябрь бәйрәмнәре уңаеннан, эш графигына төзәтмәләр кертте. Йортларга пенсия китереп бирү кабул ителгән графиктан алда, 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе. http://www.shahrikazan.com/
-
Дезодорант эченә наркотик яшергәннәр
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре 19 нчы төзәтү колониясенә җибәрелгән бандероль эченнән наркотик табып алган. Наркотик шариклы дезодорант эченә яшерелгән булган. Экспертиза күрсәтүенчә, ул 17,9 грамм гашиш булып чыккан. http://shahrikazan.com/
-
Ир-атларны аерылырга гариза бирү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Татарстан закон чыгаручылары ир-атларны аерылырга гариза бирү хокукыннан мәхрүм итәргә тели. Республика башлыгы буларак, Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Татарстан властьларына Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр әзерләргә кушкан иде. Ул гаиләләрне ныгытуга булышлык итәргә тиеш. Бу эш башкарылган, һәм менә нәтиҗәсе. ТР Хөкүмәте ЗАГС органнарында аерылу срогын 30 көннән 90 көнгә кадәр...
-
Лениногорскида бүген берсенең мунчасы янган
Бүген иртән 5 сәгать 45 минутта Лениногорскиның Осипенко урамындагы бер шәхси йортта мунча янган. Янгынны 15 минутта сүндергәннәр. Сүндерүдә 23 кеше катнашкан һәм 8 техника кулланылган. Бәхеткә, үлүчеләр юк. (Фото янгын урыныннан) http://len-journal.ru/
-
Лениногорскида яшәүче Таҗиевларның алтын туйлары узды
Күптән түгел Лениногорск районында яшәүче Минсәгыйть һәм Римма Тазиевларның бергә торуларына 50 ел булган. Аларны алтын туйлары белән Лениногорск районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре котлаган. Шундый истәлекле көнне алар гаилә корып яшәүче юбилярларның Мактау китабына үз имзаларын куйган. Шулай ук, ЗАГС хезмәткәрләре аларга юбилей таныклыгы да тапшырган. http://len-journal.ru/
-
Лениногорскилылар, бәйге бара тавыш бирегез
IV Халыкара энергоэффектлыкны һәм энергетиканы үстерү форумы алдыннан үткәрелгән Беренче Гомумроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының региональ этабы тәмамланды. Россия Энергетика министрлыгына Татарстан Республикасыннан конкурсның федераль этабында катнашу өчен лаеклы эшләр тәкъдим ителде. Бәйгенең максаты - энергия белән тәэмин итүгә һәм энергоэффектлыкны арттыру сорауларына халыкның игътибарын җәлеп итү. Федераль эксперт комиссиясе...
-
Сиам игезәкләренең берсе – Зита Резаханова вафат булган (+фото)
Зитаның авыруы озакка сузылган - ике еллап урыннан да тормаган, диярлек. Ул Кыргызстанның Военно-Антоновка авылында, әти-әнисе йортында вафат булган. Хәтерләсәгез, әлеге сиам игезәкләрен 2003 елда Мәскәүдәге Филатов исемендәге клиникада катлаулы операция ярдәмендә бер-берсеннән аерганнар иде. Чөнки алар икесенә өч аяк һәм гомуми оча сөяге белән якты дөньяга килде. Җитмәгән бер...
-
Бәла аяк астында: капкага бәрелеп үлгән
Әлеге һәлакәт Әлмәт районы Югары Мактама авылында булган. Мондый хәл килеп чыгар, дип уйлап та караучы булмагандыр, мөгаен. Гадәттән тыш хәл көпә-көндез - сәгать 1ләр тирәседә була. "Әлмәт таңнары" язуынча, Югары Мактаманың Октябрь урамы буйлап Чапаев урамына таба хәрәкәт иткән ВАЗ-21054 автомобиле каз фермасына таба борылганда капкага килеп бәрелә. Аның...
-
Лениногорск фермеры министрга сорау бирде
Казанда узган "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект кысаларында республика фермерлары Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты, алар арасында безнең район фермерлары да бар иде. Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Фәрид Нәбиуллин һәм Зеленая Рощадан бәрәңге җитештерү буенча фермер Михаил Иванов очрашуга...
-
Лениногорскилылар Чаллыда яшәүче якташлар белән очрашты
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендәге бер төркем үзешчән артислар Яр Чаллы шәһәрендә - якташлар очрашуында булып кайтты. Без концерт номерлары әзерләп барган идек, бәйрәм Чаллы артистлары чыгышы белән берлектә узды. Тамаша башында танылган композитор Илгиз Закиров көен үзе иҗат иткән "Керкәле", "Сарабиккол" җырларын башкарды. Безнекеләрдән Фәния Латыйпова, Равил Гыйматдинов,...