30 октябрь 2016 яңалыклары
-
Ишеттегезме: Киләсе уку елыннан 11 сыйныфта укучыларның һәр фәннән белемнәрен тикшерергә телиләр
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре дигән сынау кертергә тәкъдим итә. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча да тикшерү турында сүз алып барыла, дип яза "ТАСС". РЕН-ТВ телеканалына интервью биргәндә министр Ольга Васильева җәмәгатьчелеккә бу яңа чарадан курыкмаска кушты, "чөнки контроль эшләрне...
-
Шөгерлеләр укучы кызлар өчен прическалар тәкъдим итә
Алар мәктәптә укучылар, аеруча кызлар тыйнак, җитди киемдә йөрергә, шулай ук чәчләре дә тыйнак кына җыелган булырга тиеш, дигән фикердә. Моңа укучыларны кече сыйныфлардан ук өйрәтергә кирәк, ди алар. Әлеге максаттан, 7"В" сыйныф укучылары менә нинди мәктәп прическалары тәкъдим итә. Игътибар белән карагыз, сезгә дә кирәге чыгар
-
Конкурсыбызда яңа катнашучы, Шөгердән - Раил Гәрәев. Сез дә кушылыгыз
Ул: "Миңа әнием яраткан сеңел бүләк итте", дигән. Өч кеше конкурсыбызда катнашу теләге белдерде. Райондашлар, активрак булыгыз, сездән әниләрегез янында төшкән фотоларны көтеп калабыз.
-
Лениногорск эшмәкәрләре хокукларын яклаучы белән очрашты(фотолар)
Шәһәребезнең Мәгариф йортында Республика Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советның күчмә утырышы узды. Совет секретаре, эшмәкәрләр хокукын яклаучы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов тарафыннан оештырылган әлеге утырышта республика прокуратурасы вәкиле Ратмир Шәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Лениногорск эшмәкәрләрен Советның эшчәнлеге белән таныштырдылар, хокукларын бозылган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә буласын аңлаттылар, кайбер...
-
Бүген республика юлларында берничә авария булган, үлүчеләр дә бар (фотолар)
"Лада Приора"ның югары тизлеге, йөртүчесенең юлда метеорологик шартларны исәпкә алмавы, каршы як юлга чыгуы һәлакәткә китергән дип фаразлана. Бүген иртән 8 туларга 10 минутта Чистай - Аксубай - Нурлат трассасының 72 нче чакрымында "Лада Приора" белән идарә иткән 36 яшьлек ир-егет, Нурлат ягыннан Чистайга таба килгәндә, зур тизлектә каршы як...
-
Лениногорскига тиздән "Мунча ташы" килә
Лениногорскилылар әзерләнә торыгыз, безгә тиздән "Мунча ташы" театры киләчәк. Әлеге эстрада театрының социаль челтәрләрендәге мәгълүмат буенча, алар безгә 24 ноябрь көнне килергә җыена. Билетлар сатыла башлагандыр инде, алдан хәстәрен күрергә киңәш итәбез.
-
Бик тиз пешерелә торган алма бәлеше
Алма - 4 данә Йөзем - 4 аш кашыгы Зәйтүн мае - 3 аш кашыгы Бал - 2 аш кашыгы Әстерхан чикләвеге - 2 аш кашыгы Лимон согы - 2 чәй кашыгы Солы лачаулары - 4 аш кашыгы 1. Алмаларны чистартып, зур угычтан уабыз һәм лимон согы белән болгатабыз. 2....
-
Лениногорскида бүген кар ява, иртәгә көчле җил дә өстәләчәк
Иртән торуга бөтен җир өсте ап-ак булган иде. Автомобиль тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга өлгермәгәннәр хафага төшкәндер. Чыннан да, юлларда бозлавык, Шөгер белән шәһәр арасында тозлы су сипкәннәр, юлчыларга эш башланды. Синоптиклар иртәгә дә кар вәгъдә итә, аның өстенә җил дә көчәячәк, диләр, секундына 15 метрга җитәргә мөмкин, һава температурасы з-4 градус...
-
Лениногорск автомобильчеләрен бәйрәм белән котлыйбыз
Әлеге уңайдан барлык автомобиль йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Юлларыгыз имин, хәвеф-хәтәрсез, якыннарыгыз янына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Автомобилегез ватылмыйча йөрсен.