Лениногорск эшмәкәрләре хокукларын яклаучы белән очрашты(фотолар)
Шәһәребезнең Мәгариф йортында Республика Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советның күчмә утырышы узды. Совет секретаре, эшмәкәрләр хокукын яклаучы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов тарафыннан оештырылган әлеге утырышта республика прокуратурасы вәкиле Ратмир Шәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Лениногорск эшмәкәрләрен Советның эшчәнлеге белән таныштырдылар, хокукларын бозылган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә буласын аңлаттылар, кайбер...
Шәһәребезнең Мәгариф йортында Республика Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советның күчмә утырышы узды.
Совет секретаре, эшмәкәрләр хокукын яклаучы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов тарафыннан оештырылган әлеге утырышта республика прокуратурасы вәкиле Ратмир Шәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.
Лениногорск эшмәкәрләрен Советның эшчәнлеге белән таныштырдылар, хокукларын бозылган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә буласын аңлаттылар, кайбер киңәшләрен бирделәр. Икътисад буенча район башлыгы урынбасары Гөлфия Арсланова кыскача гына безнең район һәм шәһәрнең үсеш юнәлешләре, агропромышленность комплексы үсешенә караган проектлар белән дә таныштырды.
Очрашуның икенче өлешендә эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларына җавап ала алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев