31 март 2015 яңалыклары
-
Лениногорскилылар шахмат ярышында
Казан шәһәрендә узган республика укучыларының шахмат буенча ярышлары яшь шахмат сөючеләребезгә җиңү китергән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге турнирда укучылар саны 6 меңнән 12 меңгә кадәр булган өченче төркемдә алар беренче урын алган. Команда составында Альберт Рау, Динара Сафиуллина, Адилә Тукаева һәм Дарья Фролова булган.
-
Росреестр идарәсе Лениногорск бүлегенең “Кайнар линиясе”
8 апрельдә ТР буенча Росреестр идарәсе Лениногорск бүлегендә 13.00 дән - 15.00 кә кадәр "кайнар телефон линиясе" эшлиячәк. Анда лениногорскилылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Сорауларга баш белгеч - эксперт Фәхриева Альбина Марсель кызы җавап бирә.Телефон: (85595) 5-44-59
-
Лениногорскилылар каратэ чемпионатында катнашты
29 март көнне Казан шәһәрендә балалар, кызлар, яшүсмерләр һәм олы яшьтәге егет-кызлар катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган каратэ буенча республика чемпионаты үтте. Анда барлыгы 230 спортчы катнашты. Нәтиҗәдә, Лениногорскиның "Кекушин каратэ" Федерациясе спортчылары 12-13 яшьтәгеләр арасыннан Тимур Ризатдинов, олы яшьтәге егет-кызлар арасыннан Руслан Яруллин, юниорлар арасыннан Илдар Джумабеков II...
-
Лениногорскиның бер урамында авария
Дүшәмбе көнне көндезге сәгать берләр тирәсендә шәһәребезнең Чайковский урамында ике җиңел автомобиль бәрелешә. Авариянең сәбәпчесе - 25 яшьлек исерек автомобильче. Ул юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, җитмәсә спиртлы эчемлек кулланган килеш "Тайота Авенсис"ка утыра. Юлда идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм "Лифан" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, гаепсез...
-
Лениногорск волейболчылары – III урында
27 - 29 март аралыгында Чистополь шәһәрендә ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча республика чемпионаты булып узды. Анда, республиканың төрле муниципаль районыннан 50ләп спортчы катнашты. Волейбол чемпионаты нәтиҗәләре буенча Лениногорск шәһәре командасы, Чистополь һәм Түбән Кама шәһәре командаларына юл биреп, III урынны яулады.
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итәчәк
3 апрель көнне "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Куйбышев урамы, 21 нче йорт) Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов гражданнарны кабул итә. Ул 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11
-
Май аенда 7 көн ял итәбез
Быел май аена җиде ял көне туры килә: 1,2,3 һәм 4. Шулай ук 9, 10 һәм 11 май. 1 май - Хезмәт һәм яз бәйрәме. 9 май - Җиңү көне. 30 апрель һәм 8 май эш көннәре, әмма эш көне бер сәгатькә алданрак тәмамлана.
-
Лениногорскида ВИЧ-инфекция йоктыру очрагы ачыкланган
19-25 мартта Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 27 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Аерым алганда, Казанда 3 очрак теркәлгән, Чаллыда - 9, Әлмәттә - 5, Түбән Камада - 3, Биектау районында - 2, Бөгелмә, Апас, Лениногорск, Саба, Чистай районнарында -...
-
Очрашуга килгән егет кызны талап чыкан
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең "Ямашевский" полиция бүлегенә 20 яшьлек кыз мөрәҗәгать итеп, Чистай урамында урнашкан йортта фатирга кереп торуы һәм билгесез адәмнең бу фатирны талавы турында хәбәр итә. Моңа кадәр зыян күрүче Интернет челтәрендәге танышу сайтларының берсендә үзенең анкетасын урнаштырган була. Билгеле бер вакыттан соң биредә...
-
Лениногорскилылар "Моңлы тамчы" фестивалендә катнашты
28 март көннне безнең мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Артист" һәм 11 нче гимназиянең "Айсылу"балалар театрлары Бөгелмә шәһәренәдә үткәрелгән Республикакүләм "Моңлы тамчы" дип исемләнгән балалар фольклорлары фестивалендә катнашты. Анда төрле милләт балалары чыгыш ясады. Безнекеләр ике коллектив берләшеп, татар халык йолаларын күрсәтте. Бу фестивальне оештыручылар балалар күңелен күрер өчен ниләр...