Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскилылар "Моңлы тамчы" фестивалендә катнашты

28 март көннне безнең мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Артист" һәм 11 нче гимназиянең "Айсылу"балалар театрлары Бөгелмә шәһәренәдә үткәрелгән Республикакүләм "Моңлы тамчы" дип исемләнгән балалар фольклорлары фестивалендә катнашты. Анда төрле милләт балалары чыгыш ясады. Безнекеләр ике коллектив берләшеп, татар халык йолаларын күрсәтте. Бу фестивальне оештыручылар балалар күңелен күрер өчен ниләр...

28 март көннне безнең мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Артист" һәм 11 нче гимназиянең "Айсылу"балалар театрлары Бөгелмә шәһәренәдә үткәрелгән Республикакүләм "Моңлы тамчы" дип исемләнгән балалар фольклорлары фестивалендә катнашты.


Анда төрле милләт балалары чыгыш ясады. Безнекеләр ике коллектив берләшеп, татар халык йолаларын күрсәтте. Бу фестивальне оештыручылар балалар күңелен күрер өчен ниләр генә оештырмаганнар! Искиткеч булды ул.
Безне Бөгелмә шәһәре белән якыннан таныштырдылар, Сугышлы авылындагы Бөек Ватан сугышы герое Газинур Гафиатуллинның музей-йөртында булдык. Бик аңлаешлы итеп ике телдә экскурсовод безне таныштырды. Үзебезнең район герое булгач, горурланып йөрдек әле! Ә нишләп безнең үзебезнең районда аның йорты сакланып калмаган? - дигән сорауга гына җавап тапмадык. Балаларга бик ошады.
Газинур ага эчкән матурлап эшләнгән чишмәгә барып су эчтек. Безнең чыгыш Наратлы дигән чуваш авылында булды. Үзләренең ясаган квасларыннан, күмәчләреннән авыз иттек. Клуб алдында чуваш һәм рус телләрендә фольклор уеннары белән каршы алдылар. Бик матур күренеш иде. Кечкенә генә авылларда гөрләп эшләп яталар. Иртәнге һәм төшке аш белән сыйлап, юлга тәм-томнар, һәр балага истәлекле бүләкләр бирделәр. Дипломнар белән бүләкләделәр.
Каникулда балалар өчен бик күңелле экскурсия булды. Барлык оештыручыларга да зур рәхмәт.
Ләйсән Билалова,
Тимәш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фестиваль