31 март 2018 яңалыклары
-
"Ихлас" мәчетендә мәктәп яшендәге кызлар өчен мәдәни-сәламәтләндерү чаралары үтте (ФОТОЛАР)
Анда 25 бала йөрде, дип хәбәр иттеләр мәчеттән. Программа әхлак дәресләре, ислам нигезләрен үз эченә алды. Шулай ук иҗади һәм интеллектуаль чаралар да узган, балалар спорт чараларында катнашкан, саф һавада уйнаганнар. Барлык йөрүчеләргә дә истәлек бүләкләре һәм татлы призлар тапшырылган. Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән мәрхәмәтле затларга рәхмәт белдерәләр.
-
Рафис Борһанов мәктәптә телефон куллануга каршы булуын әйтте
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте. Бу хакта ул "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьминга "Татар-информ" өчен биргән интервьюсында җиткерде. "Әйе, баланың ниндидер очракларда әти-әнисенә шалтыратырга хокукы булырга тиеш. Педагог, моны тиеш санап, аңа рөхсәт бирә. Әмма бу дәрес вакытында булырга тиеш түгел", -...
-
Лениногорскилылар, интернет аша торт алмагыз!
Роспотребнадзор кешеләргә социаль челтәрләр аша йортта әзерләнгән тортлар һәм пирожныйлар алырга киңәш итми. Шәхси эшкуар булып теркәлмәгән кондитерлар бернинди кирәкле тикшерүләр үтми дип кисәтә надзорлык ведомствосы. Алар фикеренчә, тиз бозыла торган тортлар һәм пирожныйлар иң куркыныч азык-төлек булып исәпләнә һәм дизентерия, сальмонеллёз, А гепатиты кебек йогышлы авырулары сәбәпчесе булырга мөмкин....
-
Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап бәет язганнар
Башкортстанның Борай авылыннан Мәсүфә Әюпова атлы ханым Хәния Фәрхигә багышлап шушы юлларны язган: Чыкты җаным тәннәремнән Сандугач булып очып Сез елыйсыз - мин дә елыйм Иңнәрегездән кочып… Уйламадым кайткан чакта Соңгы сәфәрем диеп Өзгәләнер инде әни Гел минем өчен көеп… Балаларым, якыннарым Бәхилләшеп калмадым Нигә әҗәл йөрәгемне Утларыңда ялмадың? Җырланасы...
-
Көнче кияү ярәшкән кызын үтергән
Социаль челтәрләрдә Дагыстанда вәхшиләрчә үтерелгән кызның видеосы чыкты. Видеоязма кадрларында фаҗиганең машина юлында булуы ачык күренә. Беренчел мәгълүматлар буенча, көнче кияү ярәшкән кызының башка ир-ат белән сөйләшеп торуын күргән һәм бу аның бик нык ачуын чыгарган. Ул кызны машинадан сөйрәп чыгарып юлга ыргыткан һәм аяклары белән типкәләгән. Аннан зур гына...
-
Иртәгәдән пенсияләр арта. Кемнәрнеке?
1 апрельдән социаль пенсияләр арта. Аңа туендыручысын югалканнар, тулы ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әтисе дә, әнисе дә билгеле булмаган балалар, картлык буенча пенсиягә хокукы булмаган кешеләр исәп тота ала. Соңгысы ирләргә - 65, хатын-кызларга 60 яшьтән тәгаенләнә. Шулай ук дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар: хәрби хезмәткәрләр, радиация яисә...
-
Лениногорскилыларга йокының файдасы турында
6 сәгатьтән ким, 9 сәгатьтән артык йоклаганнарда йөрәк-кан тамыры системасы авырулары, депрессия баш калкытырга мөмкин. Озак яшәүче кешеләрнең күбесе, кирәгенчә һәм яхшы йоклау гомерне озайта, дип саный. Йоклаганда иммунитет ныгый, шуңа да грипп сезонында иң беренче чиратта йокыны туйдырырга кирәк, диләр. Мәсәлән, атна буе 6 шар сәгать кенә йокласаң, 700...
-
Синоптиклар Татарстанның кайбер районнарында көчле җил булачагын кисәтә
Иртәгә, 1 апрельдә, республиканың көнчыгыш районнарында көньяк-көнбатыштан секундына 15 - 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр. Татарстанның кайбер районнарда буран булуы да фаразлана. http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/31/161083/
-
Кирлегәчтә сарабикколлылар спектакль куйды (фотолар)
Кирлегәч авылы мәдәният йортына ашыга-ашыга халык җыелды. Килүчеләр арасында олы яшьтәгеләр күберәк. Чөнки бүген ут күршеләр - Сарабиккол авылы үзешчәннәре башкорт язучысы Флорид Буляковның "Әбиләргә ни җитми" дип аталган спектаклен күрсәттеләр. Спектакль бик эчтәлекле, халык тын да алмыйча карады. Артистлар бик килештереп,бик узенчэлекле итеп уйныйлар. Дурт карчык-дурт язмыш.Бердэнбер бабай-Габдулла карт...
-
Кемеровода янгында исән калган малайга аның гаиләсе һәлак булуы турында әйткәннәр
Баланы әтисе ут чолгап алган сәүдә үзәгенең тәрәзәсеннән урамга ташлап коткарган. "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгында исән калган малайга аның гаиләсе һәлак булуы турында сөйләгәннәр, дип хәбәр итә "Известия". 11 яшьлек малайга якыннарының үлеме турындагы хәбәрне Мәскәүнең яшүсмерләр психиатры-баш белгеч Анна Портнова әйткән. Туганнары һәм табиблар балага әти-әнисе һәм кечкенә...
-
Дустымны саклап калып булыр идеме?.. (Гыйбрәт өчен)
Август ае иде. Яшьлек дустым Марсель белән Уфада базарда очраштык. Марсель мине күрү белән кычкырып елап җибәрде. "Улымны күмдек", - диде ул. Бу хәбәрне башыма сыйдыра алмыйча зиһенемне җыя алмыйча тордым. "Алты яшьлек улым суга батып үлде бит..." Марсель гаиләсе белән авылда яши, үзе Уфага шабашкаларга йөреп эшли иде. Олы...
-
Мәрьям Миңнегуловадан вак күмәч рецептын тәкъдим итәбез
1 стакан җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1,5 чәй калагы чүпрә, 6 аш калагы он салып әчетергә куярга. Кабарып менгәч 50 гр эретелгән май маргарин яки атланмай, 3 аш калагы көнбагыш мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы тулар-тулмас тоз , 3 аш калагы шикәр комы, якынча 3 стакан...
-
Нәҗип Бәдретдинов: «Җырлыйк әле» тапшыруына аяк чалулар татарча белмәгән татарлардан булды
Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов - һәр шимбә «Яңа гасыр» телеканалында чыга торган «Җырлыйк әле» тапшыруының авторы. Нәҗип әфәнде - киңкырлы һәм талантлы шәхес: ул тапшыруга сценарий да яза, кунакларны да чакыра, аларга репертуар да сайлаша, баянда да үзе уйный. Бүгенге әңгәмәдәшебез - Нәҗип Бәдретдинов . - Нәҗип абый, «Җырлыйк...
-
Синоптик бакча эшләренә 25 майдан да иртәрәк чыкмаска куша
Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов, күп еллардан бирле һава торышын күзәтүеннән чыгып, бакча эшләренә иртә чыкмаска куша. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде. "Яшелчә, җиләк-җимеш культуралары уңышы язның ничек килүенә бәйле. Әгәр кыраулар соңга кала икән, алмагач, чия, кара карлыган куагы, бакча җиләге зыян күрергә мөмкин....
-
Казахстанда 61 кеше туңдырма ашап агуланган
Гадәттән тыш хәл Шымкент шәһәрендә булган. Казахстанда 61 кеше туңдырма ашап агуланган, дип хәбәр итә РИА Новости. 29 һәм 30 мартта Шымкент шәһәре хастаханәсенә кискен эчәк инфекциясе билгеләре белән 60тан артык кеше мөрәҗәгать иткән, 41 кешене хастаханәгә салганнар. Зыян күрүчеләрнең күбесе балалар икәнлеге билгеле. Якынча диагноз - кыскен эчәк инфекциясе...