31 май 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида мунча янган
Янгын бүген 07:04 Лениногорскиның Верхний урмында чыга. Мунча яна. 07:10 янгынны сүндерәләр. Аның мәйданы 10 кв. метр тәшкил иткән.
-
Ит чабучы өйдәшен тураклаган
Нәселдән килә торган ит чабучы булып эшләүче адәм 50 яшьлек өйдәш хатынын тураклаган һәм кисәкләрне капларга салып сарайда сәндерәгә меңгереп яшергән. Бу хәл 2 майдан 3 енә каршы төндә Лаеш районында була. 17 ел төрмәдә утырган 56 яшьлек адәм өйдәш хатыны һәм икесенең дә уртак танышы белән бергә эчеп утыралар....
-
ИлСафның юбилей концерты узды! (фотолар)
30 майда "Пирамида"да Татарстанның атказанган артисты ИлСафның 50 яшьлек юбилеена багышланган зур концерты узды. Кичәдә эстраданың иң популяр җырчылары - ИлСафның иҗатташ дуслары катнашты. Залда утыручы тамашачы арасында ИлСафның якыннары, яраткан тамашачысы һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, ИлСафның тормыш иптәше Зилә ханым да бар иде. Юбилярның туган ягы -...
-
Ярдәм итәм дип алдап 13 яшьлек кызны көчләгән
Полицейскийлар 25 майда Казан янында 13 яшьлек кызны көчләгән адәмне тоткарлады. Юлдагы видеокамералар ярдәмендә 37 яшьлек йөк машинасы шоферының эзенә тиз төштеләр. Кыз ул көнне автобуска утырып Юдинодан Казан үзәгенә бара торган була. Бервакыт ул үзен начар хис итә башлый һәм Лебяжье күле янында төшеп кала. Соңрак аның янында йөк...
-
ЙОМЫРКАНЫҢ ФАЙДАСЫ
Йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы. Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк. Йомырканың сарысы аеруча файда-лы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләр эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый, күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта....
-
Лениногорскилылар, игътибар! Синоптиклар кырау төшәчәге турында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән туфракта 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин 1 июньгә каршы төндә Татарстан территориясендә урыны белән туфракта 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм турында да кисәтү таратты. http://tat.tatar-inform.ru/
-
Татарстан юлында ике йөк машинасы бәрелешкән
Һәлакәт М-7 трассасында, Чаллы белән Алабуга арасында булган. Ике йөк машинасы бәрелешкән. Бәрелеш шулкадәр көчле булган, хәтта бер йөк машинасының кабинасына кадәр "өзелгән". Рәсми булмаган хәбәрләргә ышансаң, һәлакәт вакытында йөртүчеләрнең берсе вафат булган. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә. http://www.saby-rt.ru
-
Тикшерүчеләр гражданнарны кабул итә
9 июньдә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары А.С.Әхмәтшин Лениногорск районара тикшерү бүлеге административ бинасында гражданнарны кабул итәчәк. Адрес: ТР, Лениногорск шәһәре, Моряков урамы, 13 "а". Алдан язылу өчен тел.: 5-70-00.
-
Лениногорск студенты чемпионаттан беренче урын алып кайтты
Мәскәү өлкәсендә узган "Яшь профессионаллар" чемпионатының финалыннан Лениногорск егете беренче урын алып кайтты. Ул - Нефть техникумы студенты Дмитрий Гецев (фәнни җитәкчесе - Кондратьева Н.С.), "Веб-дизайн" номинациясендә беренче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Лениногорскилылар Спартакиадада сынатмады (фотолар)
26-27 майда Казанда "Третий возраст" дип аталган VI Республика пенсионерлар Спартакиадасы узды. Лениногорскилылар актив катнашты. Куванова Әминә Закирҗан кызы дартс буенча 1 урын, Фадеев Николай Викторович өстәл теннисы буенча 3 урын алып кайттылар. Котлыйбыз!
-
Яман шештән саклаучы ризыклар
Кәбестәнең бөтен төрендә дә һәм шалканда сульфорафан бар. Ул шешнең үсүен туктата. Томат ликопинин дигән антиоксидант матдәгә бай, ул ир-атларны простата(мәни бизе) рагыннан саклый. Яңа сыгылган кызыл чөгендер согы ашказаны, эчәклек, бавыр, бөерләрне яман шештән кисәтә. Соядан эшләнгән ризыклар аномаль күзәнәкләр үсешен тоткарлый. Балык һәм диңгез хайваннарын ешрак кулланыгыз. Сельд,...
-
Ачык тәрәзә бәласе: 4 яшьлек бала авыр хәлдә
Бу ялларда Алабугада 4 яшьлек кыз бала тәрәзәдән егылып төшкән. Баланың әнисе ишегалдында булган. Бишенче каттагы фатирда калган бала ачык тәрәзә аша әнисен чакырырга теләгән - тәрәзә төбенә менгән һәм егылып төшкән. "Баланың хәле бик авыр, - дип бәя биргән табиблар. - Ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды". Баланың эчке...
-
Шөгердә сөлге җыйдылар (фотолар)
Җомга һәм шимбә көннәрендә Яңа Шөгер белән Иске Шөгер авылларында яшьләр сөлге җыйды. Йоласына туры китереп, милли киемнәр кигән егет-кызлар колга тотып өйдән-өйгә йөреп сөлге, яулыклар җыеп йөрде. Гармунчы егетләре дә бар иде. Габделәхәт абый Әхмәтшиннарга кергәч ул түзми, үзе дә гармун тотып чыкты. Яңа Шөгердә Нурсинә апа да тальян...
-
Лениногорскилылар, җылырак киенегез. Кызу көннәр чигенә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 31 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, 30 градустан да артып киткән кызу көннәр республикадан чигенә башлый. Иртәгә, мәсәлән, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 4-9, көндез 18 градус җылы булачак. http://intertat.ru
-
Лениногорскилылар өчен 31 майга Йолдызнамә
Овен: Навыки манипуляторства у Овнов поднимутся на небывалый уровень. Вам будут интуитивно доступны большинство психологических средств манипуляции людьми. Терпимость к чужим недостаткам тоже будет на высоте. Но ближе к вечеру такие эксперименты стоит прекратить и сосредоточиться на практичности и точности. Телец: Ваше внимание будет сосредоточено преимущественно на доме и семье....