Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

ИлСафның юбилей концерты узды! (фотолар)

30 майда "Пирамида"да Татарстанның атказанган артисты ИлСафның 50 яшьлек юбилеена багышланган зур концерты узды. Кичәдә эстраданың иң популяр җырчылары - ИлСафның иҗатташ дуслары катнашты. Залда утыручы тамашачы арасында ИлСафның якыннары, яраткан тамашачысы һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, ИлСафның тормыш иптәше Зилә ханым да бар иде. Юбилярның туган ягы -...

30 майда "Пирамида"да Татарстанның атказанган артисты ИлСафның 50 яшьлек юбилеена багышланган зур концерты узды.


Кичәдә эстраданың иң популяр җырчылары - ИлСафның иҗатташ дуслары катнашты.


Залда утыручы тамашачы арасында ИлСафның якыннары, яраткан тамашачысы һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, ИлСафның тормыш иптәше Зилә ханым да бар иде. Юбилярның туган ягы - Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков сәхнәгә менеп котлау сүзләрен җиткерде. Чүпрәледән килгән балалар ИлСафның балачагы, аның җырчы булырга хыяллануы, әмма авыл хуҗалыгын да яратуы, шул юнәлештә белем алуы турында скетч тәкъдим итте. ИлСафның популяр җырларыннан өзекләр яңгырады, тамашачылар арасында уен оештырылды.

Юбилей концертында Вил Усманов, Рәсим Низамов, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Вадим Захаров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Данир Сабиров, Илназ Баһ, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, "Мунча ташы", Раил Садриев, Рөстәм Закиров, Илнар Сәйфиев юбилярны котлап чыгыш ясады. Кичә җыр һәм юмор белән бергә үрелеп барды. ИлСаф "Ходай мине сиңа яраткан" исемле хит җырын кызы Энҗе белән башкарды. "Бу җырны тәүге тапкыр "Балалы солянка"да җырладык. Артист булу теләге юк, сәхнәгә чыкканда бик дулкынланам. Мин флористика белән мавыгам", - ди Энҗе.


Концертта яшьләр белән бергә өлкән буын артистлары да катнашты. Фирзәр Мортазин, Фердинанд Сәлахов, Гамил Әсхәдулла - әнә шулардан. Алар җырчыга олы теләкләрен җиткерде. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина Чиләбедән туры ИлСафның концертына кайтуын белдерде. Зөһрә ханым ИлСафның остазы да икән әле. Юбиляр Зөһрә Шәрифуллинага рәхмәт йөзеннән чәчкә бәйләме тапшырды. "Концерт алдыннан бик борчылган идем, ләкин ул бик матур узды. Хис-тойгыларымны әйтеп аңлата алмыйм. Кичәгә иң якыннарым, тугры дусларым килде. Барысына да рәхмәтләремне җиткерәм", - диде ИлСаф.


Режиссеры һәм сценарий авторы Замирә Рәҗәпова булган концертны Гөлназ Сәфәрова һәм Фәнил Вакказов алып барды.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X