31 август 2016 яңалыклары
-
Сак булыгыз: «кара риэлторлар» тик ятмый
38 яшьлек бер риэлтор Бөек Ватан сугышы ветераннарына ташламалы торак алуда ярдәм тәкъдим итә. Тик аның нияте изге булмый. Ул Казанда яшәүче 88 яшьлек сугыш ветераны булган ханымның мондый ташламасы барлыгын белешә һәм аның туганнарына акчалата бүләкләү хисабына фатир алып бирүдә ярдәм итәчәген җиткерә. Тегеләре аңа 1 млн 600 мең...
-
Районга яшь белгечләр килде (фотолар)
Күптән түгел "Спартак" агрофирмасы яшь белгечләргә баеды. Бирегә Казан дәүләт ветеринар медицина академиясен тәмамлап, ике белгеч эшкә кайтты. Алар хуҗалыкта ветеринар табиб булып эшләячәк. Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бик азы гына һәр тармак буенча эшләүче белгеч белән мактана ала. Бигрәк тә яшь белгечләргә бездә кытлык сизелә. Берәр хуҗалыкта эшләүче яшь...
-
Синоптиклар белем бәйрәме көнне көчле яңгырлар һәм җил булуы турында кисәтә
Татарстанның гидрометеорология үзәге һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген кич һәм иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстанда урыны белән көчле яңгырлар явуы, тизлеге 20 м/секундка кадәр җитүче җил булуы көтелә. http://shahrikazan.com/
-
Укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучыга гаепләү белдерелде
Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең мөһим эшләрне тикшерү буенча өченче бүлеге тарафыннан Румия Хөсәеновага карата гаепләү белдерелде. Әлмәт мәктәбендә рус теле һәм әдәбият фәненнән белем бирүче 24 яшьлек укытучы Россия Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 2 нче бүлегенә туры килгән гамәлләр кылуда гаепләнелә. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның июненнән...
-
Лениногорсида Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары узды (фотолар)
Лениногорскиның "Юбилейный" паркында Республика, Шәһәр, Нефть һәм газ промышленносте көннәренә багышланган бәйрәм чаралары үтте. Бирегә халыкны котларга шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов килгән иде. Сәхнәдә "Болгар кызлары" ансамбле, җырчылар Сергей Семушин, Вероника Думпе, Виктор Салтыков, балалар иҗат...
-
Лениногорскида "Кыю тиен" бау паркы ачылды (фотолар)
Республика көнендә шәрәбезнең урман паркында "Кыю тиен" дип аталган бау паркы ачылды. Әлеге проектны "Инфитно" спорт клубы "Гора" туризм станциясе белән берлектә әзерләнгән. Ачылу тантанасына килгән район башлыгы Рәгать Хөсәенов: - Үз көчеңне һәм мөмкинлекләреңне сынар өчен менә дигән урын бу, - дип хуплады паркны. Бау паркын булдыручылар мондый парк...
-
Татарстан юлларында августта 42 кешенең гомере өзелгән
Августның 30 көнендә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 456 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 42 кешенең гомере өзелгән, 533е төрле тән җәрәхәте алган. 29-30 августта Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 36 кеше тоткарланган. Моннан тыш, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 105,...
-
Бүген безне нинди һава торышы көтә
31 августта республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә, яшен булу ихтималы бар. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитеп көчәергә мөмкин. Көндезге һава температурасы 27 градус җылы булачак. http://intertat.ru
-
ОСАГО күпмегә артыр?
Финанс министрлыгы мәҗбүри иминиятләштерү турындагы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Аның нигезендә ОСАГО бәяләрен арттыру күздз тотыла. Мәсәлән, бер ел эчендә 5-9 тапкыр кагыйдә бозылса, полис бәясе 2 тапкыр артырга мөмкин. Ә инде 10-14 тапкыр юл йөрү кагыйдәләре бозылган булса, "страховка" бәясе 2,6 га тапкырлана, 15-19 кагыйдә бозылса - 2,26га,...
-
Пенсия яшен арттыру турындагы карар кабул ителмәде
Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев пенсия яшен арттыру турындагы карарның кабул ителмәвен әйткән. "Бу темага әлегә бернинди карар да кабул ителмәде. Әмма шул ук вакытта без, әлбәттә, илдә гомер озынлыгы артуны истә тотарга тиешбез", - дип яза РИА "Новости". Аның сүзләренчә, россиялеләрнең 90 проценттан артыгы пенсия яшен арттыру яклы түгел....
-
Шулай да була икән...Гаилә улларының Рәсүл исемен Путинга алыштырган
Исем алыштыру идеясе белән малайның бабасы чыккан. 70 яшьлек карт Россия Президентын бик хөрмәт итә. Владимир өлкәсендә яшәүче Джураевлар гаиләсендә үзләренең Путины булачак. "Мин Египетта бер балага Путин исеме бирүләре хакында укыган идем. Нишләп әле Россиядә дә шулай эшләмәскә?" - ди Рахмон Джураев. Район хакимиятендә әлеге исемне кушарга җыенулары турында...
-
Лениногрскилыларга 31 августка йолдызлар фаразы
Овен: Сегодня у Овнов будет шанс отстоять свои интересы и доказать, что ваши идеи не просто пустышки, а вполне могут претендовать на реальность. Вам следует поискать единомышленников, тогда уж точно все получится. Если вы задумали приобрести нечто дорогостоящее сегодня, то звезды рекомендуют вам этого не делать, вложение будет неразумным. Лучше...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Җәйнең соңгы көне уңышлы булсын һәм файдалы үтсен!