Татарстан юлларында августта 42 кешенең гомере өзелгән
Августның 30 көнендә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 456 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 42 кешенең гомере өзелгән, 533е төрле тән җәрәхәте алган. 29-30 августта Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 36 кеше тоткарланган. Моннан тыш, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 105,...
Августның 30 көнендә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 456 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 42 кешенең гомере өзелгән, 533е төрле тән җәрәхәте алган.
29-30 августта Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 36 кеше тоткарланган. Моннан тыш, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 105, балаларны махсус креслога утыртмауның - 228, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 1618 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев