31 октябрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорскилылар 2 ноябрьдә өмәгә чыга
2 ноябрьдә шәһәркүләм өмә үткәрелә. Шәһәр башкарма комитеты барлык төр предприятие һәм шәһәр халкын актив катнашырга чакыра. Чистарту иртәнге сәгать 8.00дә башланачак.
-
Лениногорскилылар диспансерлаштыру уза
Шәһәр һәм район хастаханәләрендә халыкны диспансерлаштыру дәвам итә. Быел аны 14 мең 100 кеше узарга тиеш. Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Розалия Зарипова сүзләренчә, диспансерлаштыруны 7 мең 155 кеше уза башлаган, 3 мең 742се тулысы белән үтеп бетергән. Диспансерлаштыру тулысынча бушлай үткәрелә. Аның өчен үзең белән паспорт, полис, пенсия...
-
Лениногорскиның Урдалы авылында үрнәк гаилә
Әнә шулай ди, Урдалы авылында тату гына гомер кичерүче Зәкәрия абый белән Илгизә апа Лотфуллиннар. Икәү бергә тормышның ачысын-төчесен татып яшәгән парның гаилә коруына декабрь аенда 55 ел була. Быелгы ел алар өчен "түгәрәкләр"гә бай. Август-сентябрь аенда Зәкәрия Зәки улының -80, Илгизә Ризатдин кызының 75 яшьлеген билгеләп үткәннәр. Менә озакламый...
-
Лениногорск районы авыл хуҗалыклары күпме сөт җитештерә
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 октябрь көненә район хуҗалыклары 34 тоннадан артык сөт савып алган. Сөт саву буенча лидерлар рәтендә "Ганиев И.М.", "Хәбибуллин Ф.З." фермер хуҗалыклары һәм "Зеленогорский" бүлекчәсе. Узган ел шул көндәге белән чагыштырганда, кайбер хуҗалыкларда, мәсәлән, "Сатурн-Урал", "Ленин", "Чулпан", "Маркс"та сөтнең кимүе күзәтелә. Әллә сыерлар ташлата...
-
Лениногорск районы Урдалы һәм Сарабиккол авылларында халык җыены
Урдалы авылында үткән җыен халыкның активлыгы белән аерылып торды. Мәдәният йортына хезмәт ветераннары, урта буын вәкилләре һәм яшьләр җыелган иде. Җыен күңелле вакыйга белән башланып китте. 66 нчы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре быелның гыйнвар аенда авылда чыккан зур янгынны сүндергәндә активлык күрсәткәннәрне бүләкләде. Илгизәр Батталов белән Мәхмүт Нуретдиновка бу көнне...
-
Лениногорскида яңа китап чыкты
"Рамазан Байтимеров: "Җырга күчкән язмыш" китабы әле генә табадан төшеп, әдәбият сөючеләр хозурына тәкъдим ителде. Балалар музыка мәктәбенең актлар залына ул көнне нефтьчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, шагыйрьнең дуслары, якыннары җыелган иде. Үзе исән чагында гомерлек иҗатын чагылдырган саллы бер җыентык күрәсе килә аның, тик хыялы тормышка ашмый кала. Иренең соңгы...