Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы авыл хуҗалыклары күпме сөт җитештерә

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 октябрь көненә район хуҗалыклары 34 тоннадан артык сөт савып алган. Сөт саву буенча лидерлар рәтендә "Ганиев И.М.", "Хәбибуллин Ф.З." фермер хуҗалыклары һәм "Зеленогорский" бүлекчәсе. Узган ел шул көндәге белән чагыштырганда, кайбер хуҗалыкларда, мәсәлән, "Сатурн-Урал", "Ленин", "Чулпан", "Маркс"та сөтнең кимүе күзәтелә. Әллә сыерлар ташлата...

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 октябрь көненә район хуҗалыклары 34 тоннадан артык сөт савып алган.
Сөт саву буенча лидерлар рәтендә "Ганиев И.М.", "Хәбибуллин Ф.З." фермер хуҗалыклары һәм "Зеленогорский" бүлекчәсе. Узган ел шул көндәге белән чагыштырганда, кайбер хуҗалыкларда, мәсәлән, "Сатурн-Урал", "Ленин", "Чулпан", "Маркс"та сөтнең кимүе күзәтелә. Әллә сыерлар ташлата да башлаган инде? Сыерның сөте азыкка бәйле икәне мәгълүм. Югары сыфатлы азык белән тукландырмасаң, мул сөт турында хыялланырга гына кала шул.
Беренче графада - хуҗалык исемнәре, икенчесендә - 31 октябрь көненә бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның гомуми сөт күләме (килограммнарда).
«Ганиев И.М.» фермер хуҗалыгы 14,9 7,3 1195
"Хәбибуллин Ф.З." КФХ 14,7 13,5 2570
"Зеленогорский" бүлекчәсе 12,9 11,4 2190
"Лениногорская"агрофирмасы" 11,0 11,2 17218
"Восходящая Заря" җәмгыяте 8,3 7,2 1654
"Сатурн-Урал" җәмгыяте 7,6 11,8 1868
"Чулпан" 6,4 7,3 1150
«Маркс» 6,0 7,0 1800
"Йолдыз" 5,5 5,8 549
"Ленин " җәмгыяте 4,8 7,8 1380
"Спартак» агрофирмасы" 4,5 3,2 1730

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сљт