Яшәешне акчасыз күз алдына китереп булмый: кая барсаң да кирәк. Уйлап карасаң, тормышыбыз акча табу, аны туздырудан гына тора кебек.
Әмма байлыкка һәркемнең үз карашы бар: кемдер кесәсе такырайса, кәефсезләнә, шуңа да акчасын чамалап кына тота, икенчеләр иртәгәсен уйламыйча туздыра. Психолог Гөлнара Хисамова әйтүенчә, кешенең бу яктан үз-үзен тотышына бала...
Яшәешне акчасыз күз алдына китереп булмый: кая барсаң да кирәк. Уйлап карасаң, тормышыбыз акча табу, аны туздырудан гына тора кебек.
Әмма байлыкка һәркемнең үз карашы бар: кемдер кесәсе такырайса, кәефсезләнә, шуңа да акчасын чамалап кына тота, икенчеләр иртәгәсен уйламыйча туздыра. Психолог Гөлнара Хисамова әйтүенчә, кешенең бу яктан үз-үзен тотышына бала чакта ук нигез салына.
Кше тормышында мөһим роль уйный. Әмма аңа караш һәркемдә төрлечә. Акчага мөнәсәбәт кайчан һәм ничек формалаша?
- Бала әти-әнисен күзәтә, аларның акчаны ничек тотуын күреп үсә. Аны әрәм итәргә ярамавын, табу ансат булмавын белгән бала олы тормышка аяк баскач та, шуларны гел исендә тота. Әти-әнисе акча кадерен белмичә, юк-барга туздырса, яшәү шартларын яхшырту өчен экономияләүгә омтылмаса, бала да тора-бара шундыйга әйләнә.
- Акча кешене үзгәртә, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
- Кешенең үз-үзен тотышы акчасы булу-булмауга карап үзгәрергә мөмкин, билгеле. Байлыгын югалту аркасында акылын җуючылар, үзенә кул салучылар, эчкечелеккә бирелүчеләр дә бар. Чөнки моңарчы кесәсе калын булган, акчаны иркен тоткан кешегә соңыннан тиеннәр санап яшәү бик кыен. Киресенчә дә булырга мөмкин: тиз арада баеп киткәннәр дә тискәре якка үзгәрә ала. Акча кешене боза, дип дөрес әйтәләр. Андыйлар тәкәббергә әйләнергә, начар гадәтләр ияртергә мөмкин.
- Акчага табынучылар турында ни диярсез?
- Байлыкка карата мөнәсәбәте дөрес, нормаль булган кешеләр аңа табынмый. Ягъни ул белемлелеге, тырышлыгы аркасында шулкадәр акча эшләгән. Байлык үз-үзеңә ышанырга булышса - бу дөрес түгел, үзеңә ышану акча китерергә тиеш. Акча - кәгазь генә, ул кеше белән идарә итмәсен, киресенчә, акча табучы байлыгы белән эш итсен. Арабызда теләсә нәрсәне, хәтта мәхәббәтне дә сатып алып була дип уйлаучылар, акча өчен сугышучылар, кеше үтерүчеләр бар. Андыйлар тормышның бернинди акчага сатылмавын, кыйммәтен аңламый.
Рәзилә РӘСИМ.
Чыганак: vk.com/manzaraufa
go.mail.ru/search_images?q=деньги&rf фотосы
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев