15 октябрь 2017 яңалыклары
-
БАШ МИЕНӘ ФАЙДАЛЫ ПРОДУКТЛАР
Баш мие яхшы эшләсен һәм иң хәлиткеч вакыйгаларда синең ялгызыңны "калдырып" китмәсен өчен төп факторларны дөрес үтәү кирәк: физик күнегүләр, йокы һәм туклану. Ни өчен безнең нәрсә ашавыбыз шуның кадәр мөһим соң? Үзе кечкенә генә булса да, баш мие бөтен тән энергиясенең 2 %ын куллана. Димәк, аның ничек "эшләве" турыдан-туры...
-
Баулыда тирес астында өч ай мәет яткан
56 яшьлек ирне, үтереп, тирес астына күмеп куялар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Җинаятьтә гаепле дип табылган шикле 43 яшьлек шушы авыл кешесе кулга алынган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, зыян күрүче фермада терлекче булып эшләгән. Июнь ахырында ул үзенең җитәкчесен "сожителе" каршында эт итеп сүгә. Билгеле, бу...
-
Лениногорск кызлары чын татар кызлары икәнен танытты
Шәһәрдәге музыка-рәсем педагогик колледжы студент кызлары республика конкурсында катнашты, дип хәбәр итә колледж сайты. Октябрь башында Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге педагогик колледжда "Сөмбелә" татар халык уенына багышланган республика конкурсының сайлап алу туры узды. Эксперт комиссиясе нәтиҗәсе буенча икенче турга 11 һөнәри белем бирү учреждениесе командалары , шул исәптән безнең колледж...
-
Зәй-Каратай мәктәбе укучылары "Заман сулышы"на күзәтү ясадылар
Районыбызның Зәй-Каратай мәктәбендә укучы 7нче сыйныф укучылары "Заман сулышы" газетына күзәтү ясадылар, бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. Алар газеттан мәктәп турында язылган язманы бергәләшеп укыганнар. Аннары тулаем газетка күзәтү ясаганнар. Соңыннан исә бергә газетның 7нче битендә урнаштырылган кроссвордны чишкәннәр. Афәрин! Һәрвакыт шулай дус яшик. Сез безгә, без сезгә кирәк....
-
Менә шундый мәхәббәт
Минем абый хатынына искәрмәс кенә өйләнде дисәң дә була. Сәвия бик матур булмаса да, егетләрне карата белә иде. Ул безнең Рафиска кадәр дә күпләр белән йөрде. Авылга клуб мөдире булып килгән Сәвиянең даны тиз чыкты. Көн дә бер егеттән озаттыра торгач, аның күзе безнең яңа гына армиядән кайткан абыебызга төште....
-
АКЧАНЫ ЯРАТЫРГА КИРӘК, лениногорскилылар, сез шулай эшлисезме?
Яшәешне акчасыз күз алдына китереп булмый: кая барсаң да кирәк. Уйлап карасаң, тормышыбыз акча табу, аны туздырудан гына тора кебек. Әмма байлыкка һәркемнең үз карашы бар: кемдер кесәсе такырайса, кәефсезләнә, шуңа да акчасын чамалап кына тота, икенчеләр иртәгәсен уйламыйча туздыра. Психолог Гөлнара Хисамова әйтүенчә, кешенең бу яктан үз-үзен тотышына бала...
-
Лениногорскилылар хат язышамы? (фикерләр)
Бүгенге көндә социаль челтәрне кулланмаган кеше юктыр ул. Дустыңның яисә туганнарыңның хәлен белү, аралашу өчен социаль челтәрләр һәм хәзер киң таралган «ватсап»ны кулланып аралашабыз. Ул гына да түгел фото, видеолар җибәреп бер-беребезне шатландырабыз. Элегрәк бу рольне хат башкара иде. Хат язарга вакытым юк, дигән сүзләрне еш ишетсәк тә, әлегә хат...
-
«Кара җомга»га озак калмады,кешеләр әзерләнә
Көнбатыш илләрендә үткәрелеп килүче «кара җомга» дигән акция Русиядә дә әкренләп традициягә әйләнеп маташа. "Кара җомга» - исемендә «җомга» дип басым ясалса да, бер генә көн түгел, ә гадәттә дүрт көн дәвамында кайбер кибетләрдә товарны 50 процентка кадәр ташлама белән сату ул. Быел бу акция безнең илдә 23-26 ноябрьдә үтәчәк....
-
Лениногорскида "Татарстан- уртак йортыбыз" фестиваленең зональ туры узды (ФОТОЛАР)
Шәһәр Мәдәният сараенда "Татарстан - уртак йортыбыз" этномәдәни республика фестиваленең зональ сайлап алу туры узды. Анда Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районнарыннан килгән вәкилләр катнашты. Алар үзләренең йола һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте. Әлбәттә, лениногорскилылар да бу фестивальдән читтә калмады, иҗат коллективлары чыгышы һәркемгә ошады. Алар Диплом белән бүләкләнде, шулай ук...