Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл тарихын барладылар

Сарабиккол мәктәбендә "Син авылыңның тарихын беләсеңме?" дигән кичә үткәрелде. Монда укучылар, укытучылар, кунаклар катнашты. Аларның беренчесе - озак еллар шушы мәктәптә укыткан, авылыбыз тарихы турында өч китап язучы Рәшит абый Якупов. Икенче кунагыбыз - "Ачы кайтаваз" китабы авторы, "Чишмә" берләшмәсе әгъзасы Рәхимә апа Габделганиева. Туган җирдәй - җир булмас, Туган...

Сарабиккол мәктәбендә "Син авылыңның тарихын беләсеңме?" дигән кичә үткәрелде. Монда укучылар, укытучылар, кунаклар катнашты. Аларның беренчесе - озак еллар шушы мәктәптә укыткан, авылыбыз тарихы турында өч китап язучы Рәшит абый Якупов. Икенче кунагыбыз - "Ачы кайтаваз" китабы авторы, "Чишмә" берләшмәсе әгъзасы Рәхимә апа Габделганиева.

Туган җирдәй - җир булмас,
Туган илдәй ил булмас...
Кеше дөнья гизә, ләкин үзенең кендек каны тамган, яшел хәтфәле урманнары булган туган җиренә әйләнеп кайта, дип әйткән иде авылдашыбыз Равил Фәйрузов. Укучыларның туган як тарихын, аның шәхесләрен белү максатыннан әлеге кичәне конкурс-бәйге формасында оештырган иде тарих укытучысы Энҗе Камалетдинова. Татарстан Республикасында 2012 ел - Тарихи-мәдәни мирас елына кичәнең туры килүе дә бик уңышлы дип саныйм.
Иң беренче сүз Рәшит Якуповка бирелде. Ул укучыларның тарих буенча белемнәрен сынап карады.
- Без инде олы яшьтә, сез - бездән соң балаларыгызга, оныкларыгызга да авыл тарихын җиткерегез, - дигән теләкләрен юллады ул.
Оештыручы Энҗе Камалетдинова укучыларга сораулар бирде. "Авылыбызда нинди чишмәләр бар, алар ничәү", дигән сорауга, укучылар ялт иттереп чишмәләрнең исемен атап, барысы 21 икәнен әйттеләр. Шулай ук өч елганың исемен барладылар. Сарабиккол авылы тауларга да бай, биредә алар - тугыз. Укучылар бу сорау буенча да югалып калмадылар.
Бөек Ватан сугышына авылдан дүрт йөзгә якын кеше китеп, 216 сына исән-сау кайтырга насыйп була. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән авылдашыбыз Гыйльми Баһаветдинов белән горурланабыз. Шулай ук тагын бер герой исемен дә атадылар, ул Социалистик Хезмәт Герое - Габдерәүф Каюмов.
Укучыларның Сарабикколдан чыккан күренекле шәхесләрне белүләре дә күңелдә киләчәккә ышаныч уятты. Әгъдәс Борһанов, Роза Хафизова, Шәех Зәбировны онытырга һич ярамый.
Күмәк хуҗалык ул вакытта "Магнит" колхозы дип йөртелгән, беренче рәисе - Әхмәт Мусин. Бу хакта да укучылар алган белемнәрен, истәлекләрен барлады.
Кичә җыр-бию, шигырь сөйләү белән үрелеп барды. Җомга көн турында да онытмаганнар, "Ул көннең авазы нәрсә?" дигән сорауга бертавыштан "Азан" дип җавап биреп, Айдар Мусин моңлы тавышы белән азан әйтте.
Әйе, Энҗе Камалетдинова белән мәктәп директоры Сәлимә Гатина кичәне оештырганда бер нәрсәне дә онытмаганнар, зур тырышлык белән эшләүләре күренеп тора. Бик матур килеп чыкты. Бу көнне авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина һәм ветераннар советы рәисе Гөлсирин Якупованың килүе дә ямь өстенә нур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сарабиккол