Сарабиккол тег белән яңалыклар
-
Сарабикколда туган якны өйрәнүчеләр конференциясеннән (фотолар)
-
Сарабикколлылар тимераякта шуа
Мәктәп янында, авылдашыбыз Равил Фәйрузов ярдәме белән корт төзелде, дип хәбәр итә Сарабиккол мәктәбе сайты. Көннәр салкынайту белән аны туңдырдылар. Бүген ул боз белән капланды. Инде спортчыларны да кабул иткән - беренче булып VI сыйныф укучылары кергән. балалар һәм яшүсмерләрнең яраткан урынына әверелер, дип өметләник.
-
Дельфин баласы да елый
Соңгы елларда көнкүрештә дини тәгълимат үзенең уңай тәэсирен нык сиздерә башлады. Халык тыйнакланды. Эчеп сүгенеп йөрүчеләр, өлкәннәр алдында тәмәке пыскыту, хатын-кызларның ярымшәрә йөрүе бик сирәк күренә. Бигрәк тә авыл җирендә. Тау-ташлар арасында урнашкан Сарабиккол бертоташ зиннәтле келәм өстендә утыра диярсең. Яшел хәтфә чирәмлектә шаулап үсеп утырган тирәкләрдән торган парк, күз...
-
Авыл тарихын барладылар
Сарабиккол мәктәбендә "Син авылыңның тарихын беләсеңме?" дигән кичә үткәрелде. Монда укучылар, укытучылар, кунаклар катнашты. Аларның беренчесе - озак еллар шушы мәктәптә укыткан, авылыбыз тарихы турында өч китап язучы Рәшит абый Якупов. Икенче кунагыбыз - "Ачы кайтаваз" китабы авторы, "Чишмә" берләшмәсе әгъзасы Рәхимә апа Габделганиева. Туган җирдәй - җир булмас, Туган...