Барыбер рәхәтен күрмәссең (булган хәл)
Төш вакыты якынлашканда, эш бүлмәсенә бер чегән хатыны килеп керде. Кайберәүләр кызыксынып багып карарга булдылар. Ә ул аларның учыннан киләчәген укып, шома гына йөзлекләрен кесәсенә шудыртты. Бүлмәдә утырган һәркем белән аралашып чыкканнан соң, тәрәзә янында эшләп утыручы Гөлсинә янына килеп: - Ник бер дә дәшмисең? Сине киләчәгең бер дә кызыксындырмыймы...
Төш вакыты якынлашканда, эш бүлмәсенә бер чегән хатыны килеп керде. Кайберәүләр кызыксынып багып карарга булдылар. Ә ул аларның учыннан киләчәген укып, шома гына йөзлекләрен кесәсенә шудыртты.
Бүлмәдә утырган һәркем белән аралашып чыкканнан соң, тәрәзә янында эшләп утыручы Гөлсинә янына килеп:
- Ник бер дә дәшмисең? Сине киләчәгең бер дә кызыксындырмыймы әллә? - дип сорады. Шул дәвер дәшми-тынмый үз эшендә булган хатын коры гына :
- Юк! - диде.
- Алдашасың, синең күңелең тыныч түгел, - диде чегән хатыны тагын да якынрак килеп.
- Мине бер нәрсә борчый борчуын, тик сез ярдәм итә алырсызмы икән соң, - диде Гөлсинә багучының күзләренә карап.
- Нәрсә булды? Сөйлә, тартынма, - диде әрсез хатын.
- Әтием нык эчә, айнык көне бик сирәк. Менә аны бу чиреннән арындыру юлы табасы иде, - диде.
- Әтиең гомере буена эчәчәк. Аңа бит бозым ясаганнар. Ахыр чиктә эчеп үләчәк тә әле ул, - диде чегән хатыны.
Гөлсинәнең күз аллары караңгыланып китте. Болай эчүен дәвам итсә, билгеле, ахыры хәерле тәмамланмасы көн кебек ачык. Аны бу чирдән ничек тә коткарырга, аңа, һичшиксез, ярдәм итәргә кирәк дигән уй Гөлсинәнең башыннан йөгереп узды. Ә теге чем кара күзле чегән хатыны аның уйларын укыгандай:
- Әле соң түгел. Син аңа ярдәм итә аласың, - диде җитдиләнеп.
- Кайчан, ничек?- дип өзгәләнде Гөлсинә.
- Әйдә, безгә күзгә-күз карап сөйләшергә кирәк, - дип, Гөлсинәне эшеннән бүлдереп, ярым караңгы коридорга алып чыкты.
- Әтиеңне бозганнар һәм аның бозымын кайтару өчен бер мең тәңкә акча кирәк булачак. Аннан миңа иске юрган тышы таба аласыңмы?- диде багучы хатын.
- Юрган тышы? Бер мең акча?- дип атырашта калды Гөлсинә.
- Әйе, миңа шул әйберләрне бирсәң, әтиең башка авызына түгел, аракы янына якын да килмәс. Ышан, гаиләгезне бу бәладән коткарырмын, - дип кабатлады.
- Шулаймы?... Мин моннан ерак яшәмим. Юрган тышын табарга була, ә менә ул хәтле акчам юк, - диде Гөлсинә.
- Алдашасың, бар синең акчаң, - диде аңа чегән хатыны.
Шунда Гөлсинәнең исенә яшереп куйган акчасы төште. Еракка, кирәге чыга калса дип әзерләгән "хәзинәсенә" аның тотынасы килми иде. Шулай икеләнеп басып торганда, Гөлсинәнең хезмәттәше Рәмилә бүлмәдән чыкты да:
- Нәрсә эшлисез монда? Син дә җыен юк-бар нәрсәләргә ышанасыңмы? Марш эш урыныңа! - дип аны ачуланырга тотынды. Гөлсинә айнып киткәндәй булды һәм бу бәйләнчек чегән хатыныннан да менә дигән котылу юлы иде.
- Гафу итегез, минем, чынлап та, эшем күп, башка аралаша алмыйм, - дип Гөлсинә багучы яныннан тизрәк китү ягыннан карады. Шунда чегән хатыны аңа:
- Син ул акчаңның барыбер рәхәтен күрмәссең дип, артыннан кычкырып калды.
... Бу вакыйгага берничә ай үткәннән соң, Гөлсинә иптәш кызына ияреп базарга чыкты. Шунда кирәге-ярагы чыга калса дип,теге яшереп куйган акчасын да алды. Йөри торгач, күзе төште бит бер күлмәккә. Күптән шундыйны эзли иде: үзе кызыл, үзе итәкле. Өстәвенә, бәясе дә кызыгырлык, нибары бер мең сум тора. Тиздән хатын-кызлар бәйрәме 8 Март та дә җитә. Шулай итеп, Гөлсинә күлмәкне алмыйча булдыра алмады. Теге акчаны чыгарып бирде дә, күлмәген куенына кыстырып шатлана-шатлана кайтып китте. Кайтса, ни күрсен, күлмәгеннән җилләр искән! Алган җиремдә онытып калдырганмындыр, дип янәдән җәһәт кенә базарга барды. Тик ул анда калмаган булып чыкты. Бөтен юлны, базарда очраган һәрбер кешедән сораса да, яңа алган әйберен таба алмады. Теге чегән хатыны әллә алдан күреп-белеп әйтте, әллә каргап калдырды. Гөлсинәгә, чынлап та, күз карасы кебек саклаган мең сум акчасының рәхәтен күрергә насыйп булмады.
Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев