2 февраль 2018 яңалыклары
-
Лениногорскилы Максим Сергеев ике төр чаңгы ярышы буенча Дөнья Чемпионатында катнаша (+ярышлар расписаниесе)
Максим Сергеев - Лениногорск егете, 1999 елгы, спорт мастеры, юниорлар арасындагы Россия бберенчелегендә җиңеп чыкты. Швейцариягә аның белән тренеры Герасимов Николай Васильевич та бара. Ярышлар расписаниесе: Шимбә, 3 февраль 15:00: Пробный раунд - хатын-кызлар 16:00: Ярышлар - хатын-кызлар командасы 18:00: Пробный раунд - ир-егетләр 19:00: Ярышлар- ирләр командасы Якшәмбе, 4...
-
Лениногорск яман шеш авыруы күрсәткече югары булган исемлеккә кергән
2017 елда Татарстанның Мөслим, Спас, Сарман, Лениногорск һәм Яшел Үзән районнарында яман шеш белән авыру күрсәткече югары булган. Табиблар исәпләп чыгарганча, Татарстанда онкологик авыруларның күбесе Азнакай районында яши - 100 мең кешегә 530 очрак. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин шул хакта хәбәр...
-
Казанда зурлап Илфак Шиһаповның юбилеен үткәрәчәкләр (ФОТО)
5 нче апрель Илфак Шиһаповка 50 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан Филармония концертлар залында Илфакны хөрмәт иткән барлык иҗатташ дуслары бер сәхнәдә җыелып, зур концерт үткәрмәкче. Бу хакта Илсөя Бәдретдинованың Инстаграм тасмасыннан билгеле булды. "Сезне дә чакырабыз!!!" - дип язган ул. http://matbugat.ru/news/?id=21371
-
Барыбер рәхәтен күрмәссең (булган хәл)
Төш вакыты якынлашканда, эш бүлмәсенә бер чегән хатыны килеп керде. Кайберәүләр кызыксынып багып карарга булдылар. Ә ул аларның учыннан киләчәген укып, шома гына йөзлекләрен кесәсенә шудыртты. Бүлмәдә утырган һәркем белән аралашып чыкканнан соң, тәрәзә янында эшләп утыручы Гөлсинә янына килеп: - Ник бер дә дәшмисең? Сине киләчәгең бер дә кызыксындырмыймы...
-
Кафеда 3 миллион сумын калдырган...
Ашап түгел инде!.. «Татар-информ» язуынча, узган елның декабрь башында бер ир Казандагы кафеда 3 миллион сум акчасын урлаулары турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән . Ул сумкасын онытып калдырган булган. Бераздан килеп караса, сумка урынында, тик акча табылмаган. Полиция угрыны Краснодарда тотылган. 41 яшьлек карак Казанга кайтарылган һәм сак астына...
-
ЛЕНИНОГОРСК КАРТЛАР ЙОРТЫНДА: "БУ МИНЕМ СОҢГЫ ТУКТАЛЫШЫМ"
Шәһәребезнең бер кырыенда, урман эчендә диярлек Картлар һәм инвалидлар йорты урнашкан. Анда безнекеләр генә түгел, тирә-күрше районнардан килгәннәр дә гомер итә. Күпме яралы язмыш, бер ялгыш аркасында челпәрәмә килгән гомерләр... Күптән инде шунда яшәүчеләр белән аралашасым килеп йөри иде. Интернат администрациясеннән рөхсәт алып, ниһаять, шунда юл тоттым. Үткәне роман язарлык...
-
Лениногорск поликлиникасы үзгәреш кичерә
Гыйнварда шәһәрнең үзәк район хастаханәсе (ЦРБ) поликлиникасында ремонт эшләре башланды. Бу бер яктан, уңай күренеш, димәк, авыруларга медицина ярдәме күрсәтү буенча шартлар яхшыра. Тик икенче яктан, ремонт эшләре халык өчен бераз уңайсызлык тудыра. Кеше үзенә кирәкле табибны таба алмаска мөмкин, кабул итү урыннары да үзгәрә бит. Вакытлыча авыруларны кайда кабул...
-
Лениногорскида Сталинград сугышында катнашкан Галимҗан абыйны хөрмәтләделәр (фотолар)
Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград янындагы сугышларда катнашкан Галимҗан Сабирҗан улы Газимҗанов котлаулар алды. Сталинград сугышының шаһиты булган ветеран шәһәр һәм районда берәү калган. Аның янына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, шәһәр комиссары Рөстәм Мисбахов барды. Алар ветеранны Сталинград бәрелешенең 75 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды, саулыклы озын гомер...
-
Лениногорскида балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында хоккей уеннары башланды
28 гыйнварда безнең «Нефтяник-2001-2002» уенчылары(тренеры Мальковский М.А., Плохов С.И.) Чистай командасы белән уйнады. Безнекелә 8:5 исәбе белән җиңде. В этой игре хочется отметить Семьянова Кирилла, забросившего 4 «Нефтяник-2007» командасы (тренеры Плохов С.И.) 27 гыйнварда Нурлат командасына 3:6 исәбе белән җиңелде. Чираттагы уен 4 февральдә безнең Боз сараенда узачак. Анда «Нефтяник-2005»...
-
Татарстанда бозлы яңгыр көтелә
Синоптиклар циклон аркасында һава торышының бозылуы турында кисәтте. Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак,...
-
Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак
Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны геройларны искә алырга чакыра. Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг-концерт узачак. Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны Сталинград янында җиңү өчен көрәшкән батырларны искә алырга чакыра. Мәңгелек утка чәчәкләр куелачак....
-
Лениногорскида катнаш көрәш (ММА) буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионаты узачак
17-18 февральдә "Яшьлек" спорткомплексында катнаш көрәш (смешанное боевое единоборство) (ММА) буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионаты уза, аның нәтиҗәсе буенча, иң көчлеләр республика җыелма командасына керәчәк һәм Идел буе федераль округы беренчелеге һәм Чемпионатында Татарстан данын яклаячак. Республика Чемпионатында Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Байлар Сабасы, Урыссу һәм Лениногорскиның иң көчле көрәшчеләре...
-
Лениногорскилыларны февральдә өч көн рәттән ял көтә
Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне булып исәпләнә. Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә: Кишернең “свежийлыгын” бәрәңге кире кайтара
Кышын яшелчәләр, ничек кенә саклауга карамастан, җәйге кебек сусыл булмый. Шулай да аларга әлеге халәтне кире кайтарырга була. Тирән савытка салкын су салыгыз. Туңдыргычта боз шакмаклары булса, аларны да өстәгез. Су салкынрак булган саен яхшырак. Шуннан соң суга кишер, чөгендер, шалкан, торма кебек тамыразыкны салып, алар янына чистартылган бер бәрәңге...
-
Кешеләр үлеменә китергән авариядә бердәнбер исән калучының да хастаханәдә гомере өзелгән (ФОТО)
Кичә Балык Бистәсе районында булган зур юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Фаҗига трассада фура һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә чыккан. Коткаручыларга һәлак булучыларның җәсәдләрен изелеп беткән машина эченнән кисеп алырга туры килгән. http://saby-rt.ru