Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елның истәлекле һәм уңышлы эшләре

Ниһаять, куян елын йомгаклап, аждаһа елына кердек. Димәк, нәтиҗәләр ясар чак җитте. Россиянең иң төзек шәһәрләренең берсе - Лениногорск районында горурланырлык уңышлар байтак. Мәдәният сараенда шәһәр мэры һәм оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган йомгаклау киңәшмәсендә, дөресрәге бәйрәмдә сүз нәкъ менә шул хакта барды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов залда утыручыларга бәйрәм котлавын...

Ниһаять, куян елын йомгаклап, аждаһа елына кердек. Димәк, нәтиҗәләр ясар чак җитте. Россиянең иң төзек шәһәрләренең берсе - Лениногорск районында горурланырлык уңышлар байтак. Мәдәният сараенда шәһәр мэры һәм оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган йомгаклау киңәшмәсендә, дөресрәге бәйрәмдә сүз нәкъ менә шул хакта барды.


Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов залда утыручыларга бәйрәм котлавын җиткерде.
Лениногорск Яңа елга зур казанышлар һәм эшләр белән керә. Чөнки лениногорскилылар арасында төрле тармакта - икътисадта, промышленностьта, социаль өлкәдә энергияле, талантлы, үз дигәненә ирешеп, уңыш казанучылар аз түгел. Районыбызга бу уңышлар "күктән түгел", бары сезнең көч һәм тырышлык белән бирелде. Шуның өчен дә сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә!
Районыбызда 30га якын эре, 520 кече оешма-предприятиеләр һәм 2 мең 56 шәхси эшмәкәр эшли. Шулар арасыннан кайберләрен атап үтәсе килә. Узган елның соңгы көннәрендә "Торос-Молоко" җәмгыяте "100 иң яхшы товар" конкурсында I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Ә "Агропак-Татарстан" шул ук конкурсның лауреаты исеменә лаек булды. Моннан тыш, эшмәкәрлекнең 9 субъекты "лизинг-грант" алу бәхетенә иреште.
Промышленностьта һәм инвестицион сәясәттә дә позитив тенденцияләр чагылыш тапты. Әйтергә кирәк, бюджет учреждениеләренең идарә системасы камилләште, социаль өлкәгә яңа информацион технологияләр кертелде. Шәһәр һәм авыл җирлекләрен төзекләндерүдә, инфраструктура үсешендә зур эшләр башкарылды. Узган елны, чын мәгънәсендә, киеренке хезмәт чоры иде дип атый алабыз.
2011 елда эшләнгән зур эшләрдән "Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт" программасы буенча 24 йорт тулысынча төзекләндерелде. "Ветераннарга - торак" федераль программасы буенча 196 Бөек Ватан сугышы ветераны фатирлы булды. Торак сертификатлары 4 ятимгә бирелеп, өчесе фатир алу бәхетенә иреште. Кадрлар белән тәэмин ителү мәсьәләсен чишү өчен, иске инфекция бүлеге 24 фатирлы йорт итеп реконструкцияләнде.
Ел дәвамында "Ана капиталы"на 459 сертификат тапшырылды.
"Уңайлы мохит" программасы буенча Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсе заманча җиһазлар белән яңартылды. 4 амбулатор-поликлиника пандуслар белән җиһазландырылды, медик-криминалистик экспертиза бинасы төзекләндерелде.
"Куркынычсыз Татарстан" программасы кысаларында, видеокүзәтү системасы гамәлгә керде. Мәгариф өлкәсенә килгәндә, мәктәпләр компьютер җиһазлары белән тәэмин ителде.
Республикадагы 4 янгын-химик станцияләренең берсе безнең шәһәрдә төзелүе үзе бер горурлык. Бу уңайдан, Федотовка авылында янгын посты төзү буенча эшләр бара.
"Электрон хөкүмәт" программасы кысаларында, торак-коммуналь хуҗалыклар, ЗАГС, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпләргә хезмәтләрне электрон формада тормышка ашырырга була.
Узып баручы елда күбрәк юлларга игътибар бирелеп, 15 километрда асфальт җәелде, 3 километрга якын тротуарга плитә түшәлде. Ә Зеленая Рощада Самара юлына чыгу өчен күпер төзелде.
Пассажирларның мәнфәгатен кайгыртып, яңа автостанция сафка басты, - диде шәһәр мэры.
2011 ел - авыл хуҗалыгы өчен дә уңышлы килде. "Ялтау" бүлекчәсендә савым сыерлары өчен корпус, Урдалыдагы "Лениногорская"агрофирмасы" сыер сараена реконструкция ясалган. Районда беренче тапкыр шикәр чөгендере һәм бәрәңге утыртылып, менә дигән уңыш алу - безнең район өчен икеләтә сөенеч. Бу эшләрнең барысы да "Татагролизинг" инвесторы белән килешеп эшләү нәтиҗәсе. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы, гаилә фермаларының үсүе дә районыбыз өчен уңай күренешләрнең берсе.
Үзмәшгульлек программасы кысаларында 130 эшмәкәр терлекчелек, яшелчәчелек, умартачылык кебек эшләр белән шөгыльләнә.
2011 ел - истәлекле вакыйларга бай булды. Бөек әдип Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан, шагыйрь истәлегенә куелган һәйкәл яңартылу, тыл ветераннары, чернобыльчылар һәм әфганчылар истәлегенә мемориал комплекслар ачылды.
Узып баручы елның нәтиҗәле эшләреннән берсе - Урман паркын төзекләдерү. "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Ш.Тәхаутдинов ярдәме белән Урман паркы территориясенә асфальт салынып, тирә-ягы чистартылды. Өмәләрдә оешма-предприятие хезмәтчәннәреннән кала, яшьләр, студентлар, мәктәп укучылары бик теләп катнашып, шәһәребез киләчәгенә битараф булмавын раслады.
Лениногорск шәһәренең югары казанышы булып, төрле конкурсларда җиңү яулавы тора. 2011 елда безнең шәһәр янә "Россиянең иң төзек шәһәре" конкурсында халкы 100 меңгә якын шәһәрләр арасында лауреат булды.
Авыл җирлекләре, Мәдәният идарәсе, балалар китапханәсе, туган якны өйрәнү музее, мәктәп директорлары, мөгаллим-мөгаллимәләр, "Логос" психологик-педагогик ярдәм үзәгенең 50 мең сумнан 200 меңгә кадәр грант отуы - районыбыз хезмәтчәннәренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
2011 ел - спорт өлкәсендә дә зур уңышлар беләндан казанды. Россиянең 3 спорт мастеры, мастерлыкка 13 кандидат һәм 25 беренче разрядлы спортчы әзерләнде. Спорт мәктәбенең 2 чыгарылыш укучысы халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек булса, ике төр чаңгы ярышы остасы Иван Панинның исеме бөтен дөньяга мәгълүм булды. Җиңел атлетика спортчысы Радель Кашефразов икенче Евразия спорт уеннарында чемпион исемен алса, Марсель Мөбарәкшин бөтенроссия шахмат турнирында җиңү яулады.
Идел буе федераль округында җиңел атлетика буенча Алексей Кравцов, көрәш ярышында Руслан Лущиков Чемпион исеме алуга иреште.
Йомгаклау киңәшмәсен тәмамлап, Мәдәният сарае үзешчәннәре, укучылар, гомумән, сәләтле яшьләр, сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән Яңа ел концерты бәйрәм рухы кермәгән күңелләрне дә җилкендерерлек иде. Сәхнәнең бизәлеше, сәнгать пәрвәрләрнең үзләрен артистларча оста тотуы, музыка - барысы да җиренә җиткереп югары дәрәҗәдә оештырылуы - тагын бер кат районыбыз белән горурланырга мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев