5 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Елның истәлекле һәм уңышлы эшләре
Ниһаять, куян елын йомгаклап, аждаһа елына кердек. Димәк, нәтиҗәләр ясар чак җитте. Россиянең иң төзек шәһәрләренең берсе - Лениногорск районында горурланырлык уңышлар байтак. Мәдәният сараенда шәһәр мэры һәм оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган йомгаклау киңәшмәсендә, дөресрәге бәйрәмдә сүз нәкъ менә шул хакта барды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов залда утыручыларга бәйрәм котлавын...
-
“Тукай йолдызлыгы балкышы”
"Чишмә" иҗат берләшмәсе тик кенә утыра торганнардан түгел. Менә чираттагы маршрутлары - Урмышлы мәктәбе укучылары белән берлектә Г.Тукай елын йомгаклау кичәсе уздыру иде. Юлда барганда ук, миңа - газетта эшли башлаган яңа хезмәткәр буларактыр инде, Таһир абый Шәмсуаров: "Алар өчпочмак рәвешендә, ягъни авыл җирлеге - хуҗалык - мәктәп бергәләп, киңәшләшеп,...
-
Гадәт буенча
Моңа хәтле "УАЗ" модельле машиналарда куркынычсызлык каешлары юк иде. Бүген завод конструкторлары "эш атлары"ның салоннарын каеш белән җиһазландырып куйдылар. Тик кайбер шоферларда каеш эләктермәү гадәте калды. Декабрьнең беренче яртысында "Татнефть" җәмгыяте промышленность куркынычсызлыгы һәм транспорт идарәсе тикшерү үткәрде. "Татнефть"тә транспорт берәмлекләре 1 меңгә җитә. Элек завод конструкторлары машинаны куркынычсызлык каешы...
-
Гаиләләр ярышты
2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә "Әти, әни һәм мин -шахматчы гаиләсе" дип аталган шахмат турниры узды. Турнирда барлыгы 18 гаилә катнашты. Кызу ярыштан соң беренчелеккә - Сәлаховлар, икенчегә - Сафиуллиннар һәм өченче урынга Рау гаиләсе чыкты. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Яңа көчләр белән
Коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләрнең эше ел әйләнәсе гөрли, бер генә мизгелгә дә туктап тормый. Җәй айларында торак йортларда капиталь ремонт белән шөгыльләнсә, кыш көннәрендә йорт түбәләрен боз сөңгеләреннән, юллар-тротуарларны, ишегалларын кардан чистарту эшендә йөри алар. - "Капиталь ремонт" программасы буенча, Ленин проспектында 14, 18 нче йортларны, Тукай урамы, 1 нче...