Җил-давыл Азнакайга зыян салган (фотолар)
24 июльдә, якшәмбе көнне, Азнакайда җәйге давыл купкан. Табигатьнең көйсезләнүе кичкә таба - сәгать 4-5ләр тирәсендә булган. "Шунысы аеруча аптырашлы: Азнакайның бер башында коп-коры, чагыштырмача тыныч. Ә менә иске Азнакай очында давыл котырыпмы, котырган, - дип яза "Маяк" газеты. - Көчле җил ишек алды төзелешләре, гараж түбәләренең шиферларын очырган. 1...
24 июльдә, якшәмбе көнне, Азнакайда җәйге давыл купкан. Табигатьнең көйсезләнүе кичкә таба - сәгать 4-5ләр тирәсендә булган.
"Шунысы аеруча аптырашлы: Азнакайның бер башында коп-коры, чагыштырмача тыныч. Ә менә иске Азнакай очында давыл котырыпмы, котырган, - дип яза "Маяк" газеты. - Көчле җил ишек алды төзелешләре, гараж түбәләренең шиферларын очырган. 1 Май урамында шәхси торак йортның түбәсен алып аткан. Ә менә якын-тирә Мәнәвез, Яңа-Юл, Әгерҗе авылларында боз яуган"
Могҗиза дими ни дисең: бер полоса булып узганга давылны бер үк авылда яшәүчеләрнең кайберләре сизми дә калган.
Чыганак: http://intertat.ru
Фото: vk.com/mayak33005
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев