27 июль 2016 яңалыклары
-
Җил-давыл Азнакайга зыян салган (фотолар)
24 июльдә, якшәмбе көнне, Азнакайда җәйге давыл купкан. Табигатьнең көйсезләнүе кичкә таба - сәгать 4-5ләр тирәсендә булган. "Шунысы аеруча аптырашлы: Азнакайның бер башында коп-коры, чагыштырмача тыныч. Ә менә иске Азнакай очында давыл котырыпмы, котырган, - дип яза "Маяк" газеты. - Көчле җил ишек алды төзелешләре, гараж түбәләренең шиферларын очырган. 1...
-
Хатын-кызның матурлыгы түгел, тугрылыгы мөһим
Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: "Ике кешедән кала беркемнән дә көнләшмәгез: беренчесе - Аллаһы Тәгалә бер кешегә мал, байлык бирер, ул кеше шул малны изгелеккә тотар, икенчесе - Аллаһы Тәгалә бер кешегә гыйлем, хикмәт бирер һәм ул кеше шуның белән Аллаһы кушканча яшәр һәм башкаларга да өйрәтер". Һәр изге эшнең башында "бисмилләһ"...
-
Татарстанда боз яварга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, иртәгә - 28 июльдә, һава торышының бозылуы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар. Яшен һәм явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Республикада һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 13-18,...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт. Карлыган белән алма кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЫ
Аның өчен 0,3 кг кара карлыган, 0,3 кг алма, 0,4 кг шикәр, чирек лимон кирәк. Карлыганны юып, блендерда изәбез, өстенә шикәр комы сибәбез, яхшылап болгатабыз. Катнашманы кәстрүлгә бушатып, биш минут пешерәбез. Алманы чистартып, телемләп турыйбыз. Лимонның согын сыгабыз, аз гына су белән кушабыз да алам өстенә салабыз. Кайнар карлыган өстенә...
-
Чулманда фаҗига: дустын коткарганнар, үзен юк...
Чистай районында 28 яшьлек ир-ат батып үлгән. Коткаручылар аның дустын үлемнән йолып калган. Бераз кәефләнеп алган яшьләр Чулман буенда ял иткән. Арадан икесе - Чистай кешеләре, су коенып алырга булган. Әмма артык ерак йөзеп кергәннәр һәм бата башлаганнар. Егетләрнең берсен генә коткара алганнар. Суга батканын коткаручылар эзли. http://intertat.ru/
-
"Заман сулышы" бүләкләре хуҗаларына барып иреште
Узган җомгада "Заман сулышы" редакциясе язылучылар арасында призлар уйнаткан иде. Бүген безнең корреспондент бүләкләрне ияләренә илтеп тапшырды. Бер капчык он (5 кг) һәм супер-приз - каркассыз кәнәфи хуҗалары Юлтимер авылында яшәүче килендәшләр Фәнүзә һәм Татбирә Минаҗевалар. Алар икесе дә утыз елга якын безнең газета белән дус, даими рәвештә яздырып укып...
-
Таһир Шәмсуаровтан балачак хатирәсе
Бер җәйдә булган хәл онытылмаслык итеп хәтергә уелып калды. Ул чакта миңа җиде-сигез яшь тирәсе. Гадәттәгечә, кояш белән бергә йокыдан уянуга, бит-кулны юып, ашык-пошык кына чәй эчтем дә бәбкәләр ябылган абзарга юнәлдем. Казларны чыгарып болынга юнәлдек. Безнең авылның язын-җәен казлар, бозаулар көтә торган искиткеч мул үләнле тугай-болыны бар. Төрле төстәге...
-
Электровоз өстендә селфи ясаучы ир-атны ток суккан
30 яшьлек казанлыны электровоз түбәсендә селфи ясаганда ток суккан. Ул хәзер авыр хәлдә хастаханәдә интенсив терапия бүлегендә ята, дип хәбәр итә «Вечерняя Казань». Ир кеше 24нче июль көнне Займище тукталышында танышы белән электричка көткән була. Платформа яныңда электровоз тукталгач, ул әлеге форсатны кулдан ычкындырмаска уйлый - аның өстенә менеп эффектлы...
-
Тукай районында бодай басуы яна
Тукай районының Түбән Суыксу авылында бодай басуы яна. Зур яңгын турында ВКонтакте социаль челтәренең "Набережные Челны Онлайн" төркемендә хәбәр итәләр. "Янгыр сүндерүчеләрне чакырганнардыр дип ышанам, ут урманга барып җитсә, аны сүндергәнче җиде тиргә батарсың", - дип яза төркем вәкиле. "Махсус ут төрткәннәрдер аңа", - дигән шик белдерә икенче вәкил. http://tat.tatar-inform.ru/
-
Лениногорскида кәләшләр бер җиргә җыелачак
"Сбежавшие невесты" дигән чара шәһәрдә ел саен диярлек үткәрелә. Бу көнне булачак кәләшләр, шулай ук тормышка чыгып, ир хатыны ролен үтәгәннәр дә бер җиргә җыела, алар барысы да ап-ак туй күлмәге кия. Ул көнне алар өчен төрле конкурслар уза, бүләкләр бирәләр. Анда визажистлар, стилистлар, фото һәм видеога төшерүчеләр килә.Үзенә күрә...