Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карабодайга бәя төшкән

Яңа уңыш өлгерү сәбәпле, күпләп сату базарында карабодайга бәя ике тапкыр төште, дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы. "Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең уртача бәя индексы үзгәрү турында"гы идарә тармагы белешмәсендә узган елның августы белән чагыштырганда карабодайга бәя 51,9 процентка төшүе күрсәтелгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. 3 августка җитештерүчеләрнең...

Яңа уңыш өлгерү сәбәпле, күпләп сату базарында карабодайга бәя ике тапкыр төште, дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

"Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең уртача бәя индексы үзгәрү турында"гы идарә тармагы белешмәсендә узган елның августы белән чагыштырганда карабодайга бәя 51,9 процентка төшүе күрсәтелгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
3 августка җитештерүчеләрнең Россия буенча бәясе бер тоннага 15,2 мең сумны тәшкил иткән. Ваклап сату базарында бәяләр төшүне берничә айдан соң көтәргә була.
Искәртеп үтик, 2017 елның июнендә карабодайга бәяләр кинәт үсеп китте. Россиядә запаслар җитәрлек иде һәм кыйммәтләнергә сәбәп булмады. Әмма бәяләр тоннасына 29 585 сумга кадәр җитте. Әмма бу әле рекорд түгел 2016 елның июнендә карабодайның бер тоннасы 69 316 сум булган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев