Шәһәр җирендә туып-үсеп авыл егетләренә кияүгә чыккан ханымнар шактый Кирлегәч авылында. Күптән кызыга идем алар турында язарга, җае гына чыкмады һаман.
Бер авылдан икенче авылга килсәң дә ияләшергә кыенрак әле. Хәер, нәрсә сөйләп торам, икенче йортка өйрәнер өчен дә шактый вакыт кирәк. Ә шәһәрдән - авылга, бөтенләй башка төрле тормыш...
Шәһәр җирендә туып-үсеп авыл егетләренә кияүгә чыккан ханымнар шактый Кирлегәч авылында. Күптән кызыга идем алар турында язарга, җае гына чыкмады һаман.
Бер авылдан икенче авылга килсәң дә ияләшергә кыенрак әле. Хәер, нәрсә сөйләп торам, икенче йортка өйрәнер өчен дә шактый вакыт кирәк. Ә шәһәрдән - авылга, бөтенләй башка төрле тормыш рәвешенә килеп эләгәсең. Мал-туары, уңайлык-уңайсызлыклары дигәндәй.
Гомумән алганда, сокланып язам мин бу "шәһәр кызларына". Берсе дә ирен ияртеп шәһәр ягына каермады. Чын авылча итеп, хуҗалык алып баралар, терлек асрап яшәп яткан көннәре.
Чаллыдан килен булып төште Эльмира безнең авылга. Байтак кына вакыт төп йортта да яшәп алдылар. Аннан уртак көч белән, төп йорттан өч-дүрт өй аркылы гына мәһабәт йорт җиткереп, башка чыктылар. Балалары да үзләре кебек тырыш, эшчән: бәләкәйдән үк кул арасына керделәр, ишле мал янында әти-әнисенең уң куллары.
Бу - Мокыймовлар гаиләсе җәмәгать эшләреннән дә беркайчан читтә калмый. Авыл, мәктәп өмәләрендә дә беренче алар.
Ачык йөзле, туры сүзле Әлмәт кызы Гүзәлиянең дә авылга килен булып төшкәненә тиздән егерме ел тула икән. Һөнәре буенча - фельдшер ул, Сарабикколга йөреп эшли. Шуны әйтергә кирәк: күрше авыл халкы да бик тиз үз итте аны. Йомышы төшеп килгән кешегә дәвасын гына түгел, якты йөзен, файдалы киңәшен дә кызганмый Гүзәлия.
Ире Рафис белән ныклы тату гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Гүзәлия белән Рафис Галимовлар бер-берсенә шундый пар килгәннәр. Бик белемле, эрудит кешеләр алар. Балалары - уку алдынгылары. Кызлары - Зәлия, рус теле һәм татар теле буенча олимпиадаларда призлы урыннар яулап килә. Уллары Илнур спорт ярышларында сынатмый. Чаңгы, волейбол һәм йөгерү остасы.
Тагын бер Гүзәлия бар әле читтән кайткан. Ул дүрт малайлы йортка килен булып төште! Ригел һәм Гүзәлия Массалимовларны да гел яхшы яктан гына телгә алып була. Ата-анага бик игелекле бу гаилә. Өч баласы да үз үрнәкләрендә әдәпле, тәрбияле булып үсә. Маллар асрап, умарта тотып, авылча яшиләр. Уңганлыкта, булганлыкта башкаларга үрнәк бу гаилә.
Апалы-сеңелле Фәридә белән Фәния, шулай ук шәһәр кызлары. Икесе дә безнең авыл киленнәре.
Фәния егерме биш ел авылда яшәсә дә, шәһәрлеген саклап кала алган. Бу бик гаҗәп тоелыр, ләкин аның бакча үстерүе, түтәлләре, чәчәкләр тәрбияләве, киенү рәвеше, җыйнаклыгы, пөхтәлеге, саклыгы һәм сакчыллыгы, хәтта атлап йөреше дә шәһәрчә. Аның бу сыйфатына күпләр сокланып карый.
Әнисе Фәридә турында язуны мин олы улы Азатка йөкләдем. Менә ниләр язды ул әнисе турында. Сезнең игътибарга Азатның иншасын үзгәртүләрсез тәкъдим итәм:
"Мин - егет кеше. Шуңа күрә кызлар кебек боргалап-сыргалап тормыйм, турыга әйтәм: мин әниемне бик яратам! Ул - дөньядагы иң сабыр, иң уңган, кайгыртучан, көчле рухлы, нык ихтыярлы әни.
Әтиебез вафатыннан соң, берсеннән- берсе кечкенә калган без - өч тиктормас малай, урын өстендә яткан әбиебез, мал-туар, тормышны алып бару - барысы да әниемнең ябык җилкәсенә төшкән. Хәзер, егет булгач, бу эшләрнең авырлыгын үз җилкәмдә татып карагач, мин әниемнең түземлегенә сокланам, аңа булган хөрмәтем тагын да арта.
Әниемнең кулыннан килмәгән эше юк. Оста тегүче буларак та билгеле ул авыл халкына. Яңа челтәр-пәрдәләр бөкләргә, зуррак киемне чакларга, күлмәк тектерергә дә киләләр әнием янына. Беркайчан беркемгә авыр сүз әйтмәс, кешене кире бормас ул. Кулыннан килгәнчә булышырга һәрвакыт әзер әнием. Шуңа күрә бик хөрмәтли һәм ярата авыл халкы үзен.
Балалар бакчасында эшли башлагач, тагын бер сәләте барлыгы ачыкланды әниемнең. Ул оста оештыручы, бәйрәмнәрдә төрле рольләрне башкаручы артист та икән әле. Бик матур җырлавын белгертмәскә тырыша. Эш эшләгәндә генә ишетәбез әнинең моңлы тавышын. Борчуларын салганга моңлыдыр җырлары.
Мин баш бала буларак энемнәргә үрнәк булырга, әнигә мәшәкать тудырмаска тырышам. Хәер, мин генә түгел, энеләрем Илшат һәм Ришат та борчымаска тырыша әнине.
Кадерле әниебез, без сине бик яратабыз. Сиңа озын гомер һәм исәнлек телибез. Синең тормышыңда шатлыклар күп булсын өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләрбез. Тыныч тормышта рәхәт яшә, әнием. Син моңа лаек!"
Югарыда телгә алынган хатын-кызларыбыз бар якка да уңган-булганнар. Тирә-юнебездә шундый гаиләләр булуы күңелне сөендерә. Гаиләнең төп нигезен ир кеше төзи, ә хатын балалары белән бу нигезне бизи, тулыландыра. Гаиләдә фәкать ярату, хөрмәт белән генә гармония урнаштырып була. Гаилә нык, тату икән, димәк без бик бәхетле.
Рәмзия Зиангирова, Кирлегәч авылы.
Нет комментариев