7 март 2018 яңалыклары
-
КАЙДАДЫР СИН БАР... Рәмзия Габделхакова
Кызлары мәктәптән яз кояшыдай балкып кайтып керде. Күңел шатлыгы йөзеннән-күзләреннән түгелә иде. Әниләр бәйрәменә багышлап инша язганнар икән. Алинәнең эшен укытучы апасы мактаган, шуңа дәлил булып көндәлегендә "5"ле көлеп утыра. Кызның үз уңыш-шатлыгы белән уртаклашасы, өйдәгеләргә мактанасы килә. Серле елмаеп дәфтәрен әнисенә сузды да, үзе читкәрәк китеп, сиздерми генә аны...
-
Лениногорскилылар өчен берничә мәзәк
Белдерү: "40 яшьлек хатынымны төрле районнарда яшәүче 20 яшьлек ике яшь хатынга алыштырам" Бала тудыру йорты каршына выжылдап машина килеп туктый. Аннан бер ир сикереп чыга, арткы ишекне ача һәм кычкырып җибәрә: - Я Хода! Хатынны өйдә онытып калдырганмын бит! Кыз егеттән сорый: - Син миңа бер күрүдә гашыйк булдыңмы?...
-
Лениногорскилыларга "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре ниләр сөйләде?
Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен бик нык тырышырга кирәк, дип киңәш бирде студентларга данлыклы «КАМАЗ-мастер» командасы пилотлары Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов. Шушы көннәрдә алар шәһәребезнең политехник колледжы студентлары белән очрашты. Алар үзләренең узыш "Камаз"лары белән колледж каршына килеп туктады. Безгә махсус очрашуга, дип килүләре. Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов -...
-
Район башлыгы хатын-кызларны бәйрәм белән котлый
Кадерле хатын-кызлар, гүзәл затлар! Чын күңелдән сезне Халыкара 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Язның әлеге якты бәйрәме гүзәл затларыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән тулган. Элек-электән хатын-кыз тормыш, яктылык, илһам чыганагы булып торган. Алар йортта-өйдә иминлек учагын саклый, гаиләдә бәхет тудыра, үзен балалар сәламәтлеге, киләчәге өчен җаваплы итеп сизә. Төрле...
-
Таһир Шәмсуаров. "Әнкәй безне көтә торгандыр"
Әнкәй безне көтә торгандыр Суык төндә безне уйлый-уйлый Җылы өйдә өшеп торгандыр. Тәрәз пәрдәләрен ачып куеп Кайталар дип көтә торгандыр! Тал бишектә яткан чакны эзләп Үткәннәрне искә аладыр. Изге затлар, соңгы сулышкача Уйларында бары баладыр! Кешелеккә дигән киемнәрен Көзгеләргә бакмый кигәндер. Ак яулыклы, ак күңелле әни Җир йөзендә бары бердәнбер....
-
Кирлегәчнең уңган-булган киленнәре турында язалар
Шәһәр җирендә туып-үсеп авыл егетләренә кияүгә чыккан ханымнар шактый Кирлегәч авылында. Күптән кызыга идем алар турында язарга, җае гына чыкмады һаман. Бер авылдан икенче авылга килсәң дә ияләшергә кыенрак әле. Хәер, нәрсә сөйләп торам, икенче йортка өйрәнер өчен дә шактый вакыт кирәк. Ә шәһәрдән - авылга, бөтенләй башка төрле тормыш...
-
Хатыныңны җәнлек белән чагыштыр!
Чиләбе зоопаркы 8 март бәйрәменә багышлап, ирләр өчен шаян акция оештырган. Аларга хатыннарын җәнлекләр белән чагыштырып, шулар белән фотога төшәргә тәкъдим ителгән. Зоопаркка комментарийлар белән җибәрелгән фоторәсемнәр махсус галереяда урын алачак. Хатыннарына чынлап та бик охшаган җәнлекләр белән фотога төшүчеләргә зоопаркка чакыру бүләк ителәчәк. http://kiziltan.ru/kyzyk-news/10272-hatynyny-nlek-beln-chagyshtyr.html
-
Бу гадәти рецепт белән генә пешергән өчпочмак түгел!
Бу гадәти рецепт белән генә пешергән өчпочмак түгел - төче камырдан пешерелгәне. Хәзер бит чүпрәсез камырдан әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирәләр. Ашкайнату системасы өчен дә төче камыр файдалырак, диләр. Чүпрәле камырдан пешкән ризыклардан авыз иткәч, күпләрнең саруы кайнаучан. Төче камыр саруны кайнатмый. Өчпочмак өчен безгә кирәк булыр: 200 г кибет каймагы;...
-
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Исмаил хәзрәт Сингатуллиннның ир-атларга мөрәҗәгате
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Шушы көннәрдә хатын-кызлар өчен зур бәйрәм үткәрелә. Әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр тәбрикләү сүзләре ишетә, бүләкләр кабул итә. Аларның куанычлы йөзләренә карап, күңелләр җылына. Күбесе мондый көннәрнең ешрак булуын тели. Ир-атлар еш кына үз хатын-кызларына тиешле хөрмәт һәм игътибарны күрсәтә белми. Пәйгамбәребез "Җәннәт әниләрегезнең аягы астында" дигән. Димәк,...
-
Халисә Ширмән: Әниләрнең яратуы менә шундый ул
Бу кайтуда мин әнигә: "Әни, мин сине бик яратам бит!" - дидем. Башта әни ишетмәгәнгә сабышты. "Нәрсә дисең, кызым?" "Мин сине яратам!" "Һы... Бәтәч. Мин дә сине яратам инде". "Беләм". "Соң, белгәч?!" "Болай гына. Просто яратам, и всё". "Берәр нәрсә булмагандыр бит? Кияү белән ачуланыштыгызмы әллә?" "Юк! Ачуланышмадык. Мин сине...
-
Иң сыналган ысул шул (уены-чыны бергә)
Әгәр дә ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне, гаиләнең ныклыгын тикшереп карарга булсагыз, аның берничә яхшы ысулы бар. Иң тикшерелгән һәм эффектлы ысул - ул бергәләп обой ябыштыру. Шундый үтә дә четерекле һәм озак эшли торган хезмәт вакытында аерылышу дәрәҗәсенә җитмәгәнсез, димәк, сез бик бәхетле һәм тату гаилә. Дөрес, көн дәвамында,...
-
Лениногорскилы Гөлсинә апа Җиһангирова кул эшләренә бик оста (фотолар)
Гөлсинә апаның кул эшләрен мәктәптә укыганда чакта ук күргәзмәгә куя торган булганнар. Яшьтән үк тегүгә, бәйләү-чигүгә оста булган уңган ханым бүген дә яраткан шөгыленнән тәм таба. Күңел җылысын биреп башкарган кул эшләре белән фатирының бөтен бүлмәләре тулган. Күз тимәсен кулларына. Күр әле, башмакларын гына, аның нинди төсләре һәм төрләре юк....
-
Лениногорскиның юнармия отряды җиңде
4 мартта шәһәребезнең «Юность» спорткомплексында республиканың көньяк-көнчыгышы командалары арасында хәрби-гамәли ярышлар үтте. Анда Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай командалары көч сынашты. Гомуми зачетта Лениногорскиның Юнармия отряды җиңеп чыкты.
-
МАШИНАНЫ САТКАЧ, КАЙСЫ ОЧРАКТА ДЕКЛАРАЦИЯ ТУТЫРАСЫ?(Моны белү файдалы)
Узган ел машина алган идем, әмма бер ай гына йөрдем дә саттым. Белүемчә, автомобиль минем исемдә 3 ел булып, шуннан соң сатсам гына салым түләргә кирәкми, ә аннан азрак вакыт куллансаң, декларация тутырасы. Аны кайчанга кадәр тапшырасы? Моның өчен үзең теркәлгән райондагы салым инспекциясенә барыргамы? Казанда яшим, ә пропискам районда,...
-
Сүриядәге авиаһәлакәттә татарстанлылар да һәлак булган (ИСЕМЛЕК)
Шушы минутларда килеп ирешкән күңелсез хәбәр: кичә Сүриянең Хмеймим аэродромында булган фаҗигадә ике татарстанлының да гомере өзелгән. Соңгы хәбәрләр буенча барлыгы 39 кеше һәлак булган. ForumAvia ресурсы китергән мәгълүмат буенча фаҗигадә Казаннан Басыйров Руслан Марат улы (1992 елгы) һәм Аксубай районынан Питимиров Дмитрий Иван улы (1994 елгы) һәлак булган. http://matbugat.ru/