Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кояшлы бәйрәм

Бәйрәмнәрнең төрлесе бар. Сабый дөньяга килү шатлыгы, якыннарыңның истәлекле көннәре, гаилә тантаналары, ил өчен күренекле вакыйгалар да дулкынландыргыч мизгелләр рәвешендә хәтердә кала. Ә менә гомер бәйрәме тормышыбызда аеруча мөһим урын тота. Шөгер ягының күренекле шәхесе, иганәче, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга торучы, тынгысыз милли җанлы Рушания Бикбова алтмышынчы чәчәкле көзен үзләре...

Бәйрәмнәрнең төрлесе бар. Сабый дөньяга килү шатлыгы, якыннарыңның истәлекле көннәре, гаилә тантаналары, ил өчен күренекле вакыйгалар да дулкынландыргыч мизгелләр рәвешендә хәтердә кала. Ә менә гомер бәйрәме тормышыбызда аеруча мөһим урын тота. Шөгер ягының күренекле шәхесе, иганәче, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга торучы, тынгысыз милли җанлы Рушания Бикбова алтмышынчы чәчәкле көзен үзләре корган чәйханәдә билгеләп үтте.
Кичке алтыга чакырылган кунаклар зиннәтле, иркен, тәм-томнар сыгылып торган табыннарга утырышкан иде инде. Алып баручы Рушания ханымны, аның уң канаты, ягъни 55 яшен тутырган Маруф әфәндене, аларның кызлары Нәргизәне табынның түренә чакырды. Юбилейга дуслар, туганнар, күрше-күлән, сабакташлар, байтак еллар иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләр, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Мәскәүдән ерак юлны якын итеп, җыелганнар. Әлбәттә, өстәл артында утыручыларның иң кадерлеләре - туып-үскән авылы Яңа Иштирәктән, Лениногорскидан, Шөгер төбәгеннән. Эшмәкәрләр бер-берсе белән, заман таләп иткәнчә, даими элемтәдә тора, кирәк чакта киңәш тә бирә, ышанычлы таяныч та алар. Шулай булмаса, Казахстан, Украина, Үзбәкстаннан юбилярларны котларга җыелыр иде микән алар?!
Юбилей кичәсе әнә шулай матур гына башланып китте. Әнә, ишетәсезме, бәгырьгә үтә торган татар җыры үзенә суырып ала:
Айкала суларыгыз,
Чайкала суларыгыз,
Кайсы йолдызлар астында
Йөрегән юлларыгыз...
.... Әлеге җыр Рушанияне үткән тормыш юлына алып китте. Әтиләре Сабир абый, көтмәгәндә-уйламаганда, яраткан хатынын, кызларын ятим калдырып, китеп барды. Фаҗигале рәвештә гомере өзелә аның. 24 яшьлек алма кебек тол хатынга ялгызы кызларын аякка бастыру ни кадәрле кыенга туры килгәнен күз алдына китерәсездер... Әмма бернинди кыенлыкларга карамастан, Яңа Иштирәк мәктәбендә апалы-сеңелле кызларның һәрвакыт тамаклары тук, өсләре бөтен, яңа киемнәр дә, иң беренче, Сәрия апа кызларын бизи. Урта мәктәпне тәмамлагач, Рушания индустрия-педагогия техникумын уңышлы бетерә, Зеленая Роща авылы егете, тәмәке, аракыны бар дип тә белмәгән Наил Бикбов белән ике йөрәкне бергә кушып матур, тату гаилә коралар. И язмыш.... Агач башыннан түгел - адәм башыннан йөри шул кайгы-хәсрәт. Олы уллары Роберт юл һәлакәтенә юлыга. Икенче уллары Ринатның да язмышы фаҗигале тәмамлана. Бикбовлар бер-бер артлы ике арысландай улларын җирлиләр. Роберт белән Ринат - аларның мәңгелек йөрәк ярасы...
.... Юбилей мәҗлесе милли рухта барды. Баянчы һәм җырчы Равил Гыйматдинов әлеге кичәдә моң сөючеләрне кинәндерде - гармун-баян телләре ерак үткәнгә алып китте, бүгенгенең кадерен аңларга кирәклеген искәртте, киләчәкнең өметле таң пәрдәләрен күтәрде.
Илле биш яше тулган Маруф әфәндене дә онытмады юбилейны оештыручылар. Әйдәгез, дусларым, акыллы ир солтаны хакында да бәян итик. Кайгы килсә, ишелеп килә дип юкка гына әйтмиләр. Егерме елдан артык гомер иткән ирен юл һәлакәтендә җуйган Рушанияне Лениногорск каласында очрата Маруф. Уртак язмыш күпне күргән, күпне кичергән ике ялгызны очраштыра, озак та үтми, Сәрия апа фатыйхасын алып, ике сыңар канат парга әверелә. Маруф та берничә ел ялгызлык ачысын татып яшәгән. Гаиләсеннән бөтенләй киткән, биш баласы бар. Маруф әфәнде балаларын ташламый, үзе дә кайтып хәлләрен белә, алар да кунакка килә. Өлкән уллары Рөстәм Лениногорскида гомер итә, Мәргубә дә кияүдә, Иркеннең дә туйларын уздырдылар, Мәгъмүрә дә тормышка чыкты. Менә тиздән төпчек малай Мөхтәр дә гаилә корырга ниятли. Менә шулай ун елдан артык, эшмәкәрлек камытын киеп, тигез тартып баралар.
Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган милләттәшләр рәхәтләнеп күңел ачты. Җыр, нәфис сүз, бию, күңелле уеннар беркемне дә битараф калдырмады. Ихлас күңелдән әйтелгән теләкләр, эчкерсез бүләкләр, ә иң мөһиме: йөрәк түреннән ургып чыккан сүзләр юбиляр күңеленә дә хуш килгәндер дип уйлыйм. Тәнәфесләр дә җанга май булып ятты. Игътибар итегез әле менә, ишетәсезме, мәҗлес залында татар, үзбәк көйләре хакимлек итә. Чәйханәнең тышкы ягында исә татар биюләре гөрли, аннан арырак күмәкләшеп халык җырлары башкарыла. Менә шундый милли дә, эчтәлекле дә, тансык та табыннар сагындырган икән шул! Шуңадырмы, төнге унике тулса да, кунакларның шундый гаҗәеп гомер бәйрәмен калдырып, тараласылары килмәде.
Игелекле, миһербанлы, кешеләр турында кайгыртып, тормыштан ямь, тәм табып яши белүче Рушания Сабир кызы Бикбовага тынгысыз хезмәтендә ныклы сәламәтлек, көтелмәгән уңышлар, шатлыклы кояшлы көннәр теләп калыйк. Таянычы Маруф, елмаюы белән ташны эретерлек мөлаем Нәргизә белән бергә шулай тату, бербөтен булып көн итсеннәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей