Юбилей тег белән яңалыклар
-
Зәй-Каратай авыл җирлеге Газимҗан абыйны 80 яшьлеге белән котлады (ФОТОЛАР)
Авылыбызның олы ихтирамга лаек кешесе, гармунчы һәм баянчы, узенең бөтен гомерен авыл мәдәниятын үстерүгә багышлаган юбилярыбыз Газимҗан абый Миннегуловны 80 яшьлек юбилее белән котладык!
-
Лениногорскида яшәүче Таҗиевларның алтын туйлары узды
Күптән түгел Лениногорск районында яшәүче Минсәгыйть һәм Римма Тазиевларның бергә торуларына 50 ел булган. Аларны алтын туйлары белән Лениногорск районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре котлаган. Шундый истәлекле көнне алар гаилә корып яшәүче юбилярларның Мактау китабына үз имзаларын куйган. Шулай ук, ЗАГС хезмәткәрләре аларга юбилей таныклыгы да тапшырган. http://len-journal.ru/
-
Лениногорскилы Мөнирә Гавареевага – 90 яшь
Шәһәребезнең Заварыкин урамында яшәүче тыл ветераны Мөнирә апа Гавареева шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тумышы белән Сарман районыннан булса да, кырык елдан артык Лениногорскида яши. 1943 елда сберкассада кассир булып эшли башлый ул һәм пенсия яшенә кадәр сайлап алган һөнәренә тугры булып кала. Безнең якларга килеп урнашкач та,...
-
Иртәгә Лениногорскида Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов социаль объектлар ача
Шимбә көнне Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәребездә узачак юбилей тантаналарында катнашачак. Ул көнне бик күп социаль объектлар, шул исәптән өр-яңа парк та ачыла. 14 августта Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г.Тукай исемендәге китапханә ачты. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов...
-
Туган якны өйрәнү музее 30 еллыгын билгеләде
18 май - Халыкара музейлар көне. Шәһәрдәге туган якны өйрәнү хезмәткәрләре өчен ул быел икеләтә бәйрәмгә әверелде. Чөнки музейга 30 ел тулды. Алар аны, юбилейларда кабул ителгәнчә, зурлап, дусларын чакырып, яңа экспонатларга баеп каршы алды. Бу көн котлау-тәбрикләү, концерт номерларына да бай булды.
-
Насыйровлар гаиләсенең “бриллиант” туйлары – 60 ел бергә!
Күптән түгел ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән берлектә, Насыйровлар гаиләсен "бриллиант" туйлары белән котлады. Бу көн истә калсын өчен Минвәли Шәйхәтдәрович һәм Ландыш Рашитовна "Гаилә тормышының почетлы юбилярлары" китабына имзасын куйды. Шулай ук аларга Юбилей таныкнамәсе (свидетельство) тапшырылды. Инвалидлар җәмгыяте Диплом һәм истәлекле бүләк бирде. Насыйровлар гаиләсе кунакларның...
-
Сарабикколда яшәүче Хәзирә Сафинага – 90 яшь
Сарабиккол авылында яшәүче Хәзирә әби Сафина 90 яшен тутырды. Ул - тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, озак еллар туган колхозында эшләгән хөрмәткә лаек кеше. Туган көнендә җирлек башлыгы Гүзәлия Гаделшина һәм урынбасары Миләүшә Сафина барып, Президент В. Путинның котлау хатын, район башлыгының бүләген тапшырганнар.
-
Сугышлы мәктәбе директорының юбилее
Мәктәпнең тәҗрибәле педагогы, хөрмәтле җитәкче һәм остазыбыз Рәсимә Хәтим кызы Сабирҗанова шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә. Ул җырларда җырлана торган биек таулары, челтерәп аккан чишмәләре, гүзәл табигате белән дан тоткан Керкәле авылында дөньяга килә. Ә хезмәт юлын Сугышлы мәктәбендә башлап, гомерен дә шул авыл белән бәйли. Монда ул 15 ел...
-
Сугыш ветераны юбилее
Якташыбыз, сугыш ветераны Рассадкин Михаил Платоновичка шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, Михаил Платонович көр күңелле һәм тормышны ярата торган кеше. Яшьли әтисез калып, алар ачлыкны да ялангачлыкны да күргән, 18 яшендә Бөек Ватан сугышына алына. Ленинград, Украина фронтларында сугыша, Польшаны азат итүдә катнаша, җиңүне Берлинда каршы...
-
Лениногорскида яшәүче Хәйруллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте
Аны тантаналы рәвештә шәһәрнең ЗАГС бүлегендә балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары белән билгеләп үттеләр. Фәрит абый белән Гайшә апа, чып-чын туйдагыча, балдаклар алышты, котлау сүзләрен кабул итте, алтын туйлары уңаеннан таныклык һәм бүләкләр алды. Алтмыш ел буе иңен-иңгә куеп яшәгән әлеге хөрмәтле кешеләр икесе дә районыбызның Керкәле авылында туып , күршедә...
-
Лениногорск тире-венерология диспансеры юбилеен билгеләп үтте
Лениногорск тире-венерология диспансеры Мәдәният сараенда 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә шунда эшләүчеләр, ветераннар җыелган иде. Тантанада шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та катнашып, хастаханәнең ярты гасырлык юбилее белән котлады. Казаннан республика тире-венерология диспансеры баш табибы урынбасары Гүзәл Вафина һәм профсоюз рәисе Светлана Белоног, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел...
-
60 ел – бергә
Шәһәребездә яшәүче Закировлар гаиләсе үзләренең "бриллиант" туйларын бәйрәм итте, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. ЗАГС бүлегендә үткән тантаналы чарада аларга гаиләне теркәү турындагы юбилей таныклыгы бирелгән. Гаилә башлыгы Мөхәммәтислам абый гомер буе - нефтьче, хуҗабикә Әминә апа икмәк пешерүче булып эшләгән. 60 ел бергә яшәү дәверендә алар ике кыз һәм...
-
Лениногорскида яшәүче хезмәт ветераны Мөсәвәрә Садыйковага – 90 яшь
Бу көннәрдә шәһәрдәшебез Мөсәвәрә Садыйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан хезмәт ветераны ил һәм район җитәкчелегеннән котлау кабул итте. Аллага шөкер, үз аягында йөри, барысын да хәтерли. Үзе Чирмешән районы Туймәт авылында туган ул. Тик гомеренең алтмыш елы безнең шәһәрдә үтә. Шәһәрнең төзелгән генә вакытларын бик яхшылап хәтерли....
-
Бер көнне өч ветеран юбилеен билгеләп үтте
Өч сугыш ветераны бер көнне юбилейларын билгеләп үтте. Николай Петрович Родинга 95 яшь тулды. Ул сугыш ветераны, УТТ - 1 дә эшләп, лаеклы ялга киткән кеше. Шөгердә яшәүче Рәхимә Хөсаен кызы Гаделшина һәм Туймазы районында туып үскән Фәрхетдинова Гайникамал Газизуллиновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар...
-
Югары Чыршылы авылына – 290 ел
Югары Чыршылы авылында "Туган көнең белән, авылым" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Ул авылның 290 еллык юбилее уңаеннан оештырылып, биредә яшәүче һәм авыл үсешенә зур өлеш керткән һәр кеше хөрмәтенә багышлап уздырылды. Бәйрәмгә Казан, Уфа, Самара өлкәләреннән бик күп кунак килде. Алар бәйрәмне оештыручыларга һәм авылны ямьләп, матурлап торучы Югары...