Керкәле Сабан туенда авыл җирлеге башлыгы Галия Шириязданованың: "Рәшит абый Насыйбуллин үз куллары белән ясаган комганны чүлмәк ватучыга бүләк итәбез", дип әйтүе күңелдә кызыксыну уятты. "Үз куллары белән" дигән сүзләр, һич кенә дә тынгылык бирмичә, мине Керкәлегә алып китте.
Читтән килгән кешегә комган ясау сере катлаулы булып тоелса да, Рәшит...
Керкәле Сабан туенда авыл җирлеге башлыгы Галия Шириязданованың: "Рәшит абый Насыйбуллин үз куллары белән ясаган комганны чүлмәк ватучыга бүләк итәбез", дип әйтүе күңелдә кызыксыну уятты. "Үз куллары белән" дигән сүзләр, һич кенә дә тынгылык бирмичә, мине Керкәлегә алып китте.
Читтән килгән кешегә комган ясау сере катлаулы булып тоелса да, Рәшит абый үзе бу турыда: "Нәрсәсе бар инде аның? Ике кулыңа бер эш дигәндәй, тик кенә торып булмый бит", дип гади генә, әйтеп куйды. Комган ясый дип кенә әйтү чикләү булыр иде, аның янында чүмечләр, төрле зурлыктагы таз-савытлар тезелеп киткәнен күргәч, алтын куллы һөнәр иясе икәненә шигең калмый. Ә болар янына мич чыгара белүен, кыш көне итек аслары ясап бирүен дә өстәсәң, җитмеш төрле һөнәр иясе икән шул, дип уйлыйсың. Моңа Рәшит абыйны нужа үзе өйрәткән.
- Авыр сугыш еллары. Әти фронттан кайтмады, яу кырында ятып калды. Әни балалар белән берүзе. Үзем үсеп җитсәм, бөтен эшне дә эшлим, бернәрсәне дә кешедән эшләтмибез, дип әнигә әйткән идем, - дип сөйли ул.
Һәм сүзендә тора: малай чагыннан ук өлкән яшьтәге апа-әбиләргә самавыр морҗалары, таз төпләре ясап бирә башлый, йортта да кеше яллатып эшли торган эшләрне башкара. Яшьтән өйрәнгән һөнәрләре армиягә дә үзе белән бергә китә, анда итекче һөнәрен башкара. Рәшит абыйның хезмәт кенәгәсендә төрле эш урыннары бер-бер артлы төзелеп киткән: ул тракторда, экскаваторда, автокранда эшләп ала, ә 30 еп Шөгердә газүткәргечләр участогында көч куя.
Комган ясауга килгәндә, аның билгеле бер өлгесе бар. Шуны калайга куеп, махсус кораллар ярдәмендә бөкли, беркетә. Ә калаен шәһәрдән алып кайталар, бер табак калай 2,5Х1,20 метр үлчәмендә була. "Ясаган әйберләрегезне кая куясыз?" дип сорыйм, "Бик тиз алып китеп баралар. Тирә-яктагы районнарны тәэмин итеп торудан тыш, Нижневартовскига хәтле алып киткәннәре бар", ди Рәшит абый. Төрле шәһәр, авыл мәчетләре һәрдаим алып тора икән. Ясаган әйберләре ак калайдан гына дип уйлаган идем, баксаң, төслесе бар икән, материалы да башка. Җыйнак кына итеп зәңгәр профнастилдан эшләнгән комганны күргәч, бу эшкә никадәр күңел җылысы салынган дигән уй килә. Рәшит абыйның үз эш урыны бар, ул гаражын чын остаханәгә әверелдергән. Һәр эш коралы, җиһазы үз урынында. "Көнгә бер комган ясап өлгертәсезме?" дип сорыйм, "Әйе, ясап була", дип җавап кайтара. "...әгәр мин башка эш кушмасам", ди Рәшит абый белән 43 ел иңне-иңгә куеп тормыш иткән хатыны Гөлйөзем апа. Ул үзе Яңа Иштирәк кызы. Керкәледә таш карьерында таш кисүче булып эшләгән. 61 яшьтә яңа матур өй җиткезеп кергәннәр, "Балалар белән бергә эшләдек", диләр. Ә булышучылары, ягъни балалары - бишәү. Алар турында сүз чыгуга, салмак кына Гөлйөзем апа шигъри юллар тезеп китте:
Әни - бит ул тормыш яме,
Әти - тормыш терәге.
Әти белән әни бергә тору -
Балаларның терәге, теләге.
"Мин шулай шигырьләр дә чыгарып, җырлар да җырлап йөрим әле", ди үзе бу турыда. Алар хәзергесе вакытта алты онык барына сөенеп, тормыштан канәгать булып, ямь табып яшиләр. 73 яшьлек Рәшит абый: "Комган гына түгел, теләсә нәрсә ясап була. Әгәр кулың эш белә икән, аны җигәргә кирәк һәм шуның янына теләк кирәк. Элегрәк кешеләргә кием замоклары да алыштырып бирдем. Хәзер баедылар ахрысы, алай бик китермиләр", ди. Менә шундый күпкырлы һөнәр иясе булып чыкты безнең Рәшит абый. Комган ясаучы бабай янына дип барган идем, ә нинди оста, алтын куллы, шат күңелле, картаюны белмәс һөнәр иясе белән танышып кайттым. Андыйлар янәшәбездә күбрәк булсын, аларны кадерли белсәк иде.
Нет комментариев