Авыл тег белән яңалыклар
-
Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләре – урталыкта
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2013 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингта безнең район 26 нчы урында. Монда муниципаль райондагы авыл хуҗалыгы тармагының кереме, бурычы, сөт җитештерү һәм башка үзенчәлекләр исәпкә алынган. Күршеләребез - Әлмәт 38 нче, Бөгелмә 39 нчы урында.
-
Торбаны алыштырсагыз иде
Безнең Тукай урамы 46-50 нче йортларны яз-көз таудан агып төшкән, эрегән кар сулары интектерә. Су юлын асфальт бүлеп тора. Су түбәнгә - инешкә агып төшсен өчен асфальт астына диаметры 50 сантиметрлы торба салып калдырган булганнар. Ул торба өстеннән чиксез күп авыр машиналар үтү нәтиҗәсендә сытылган. Аннан су үтми. Җыелган су...
-
Өч үтенечебез бар
Беренчесе. Өебезне (Тукай урамы, 45 нче йорт) өянкеләр әйләндереп алган. Алар алтау иде, хәзер дүртәү калды. Берсенең зур ботагы сынып төшеп, бакча тирәли тотылган тимер койманы җимерде. Икенче ботагы сынып, сарайны аударды. Калганнары өй һәм мунча өстенә аварга тора. Шуларны өч-дүрт метр калдырып, кисеп алырга иде. Бик үтенәбез. Икенчесе. 2009...
-
Әрем исе, әрем тәме
Сәгыйть, дөресрәге Минсәгыйть исемле ир-егет өчен иң кадерле, иң газиз җир - гүзәл табигатьле, бай тарихлы Яңа Иштирәк авылы. Ул аныкы, буыннан-буынга тиңсез мирас рәвешендә, ата-бабадан килгән изге җир... Һәм менә шул кара туфраклы җиргә ике аягын ныгытып баскан ирне беркем дә, беркайчан да аера да, каера да алмый... Менә...
-
«Маркс» алдынгылыкны бирми
Районда әлеге хуҗалык беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен һәм урып-җыюны тәмамлады. Гомумән, аның алдынгылар рәтендә баруына ияләштек, бугай. Алар турында сүз чыгуга "Булдыралар, эшли белеп эшлиләр", - диләр. Сүзем "Маркс" (Куакбаш авылы) хуҗалыгы турында. Әлеге предприятие бернинди инвесторсыз, үз хисабына яши һәм, әйтергә кирәк, эшләре дә тулы көчкә бара. Хуҗалыкта...
-
Үзгәрешләр күңелне сөендерә
Чал тарихлы, табигатьнең әкияттәгедәй гүзәл бер почмагына урнашкан Зәй-Каратай авылы районыбызның иң зур татар авылларының берсе. Бүгенге көндә биредә 584 йорт, рәсми рәвештә теркәлгән 1 мең 209 кеше (чынбарлыкта 2000 нән артык, чөнки күп кенә кешеләр, төрле сәбәпләр аркасында, тирә-як шәһәрләрдә теркәлгән) яши. Соңгы егерме ел эчендә Зәй-Каратай авылында яшәүчеләр...
-
Гармун моңнары таралды авылым урамына...
Гармун моңнары тарала, Авылым урамына. Кайтам әле авылыма, Дуслар, туганнарыма. Әйе, тагын кайтам, чөнки бу юлы да кайтмый кала алмыйм. Безнең Зәй-Каратайга автор-башкаручы Нурлатның талантлы егете - Фирдүс Тямаев килә икән! Ул тиз арада үзенең матур җырлары белән күпләрне үзенә гашыйк иткән җырчы бит. "Ничек, кем чакырган?" дияр укучы, сабыр...
-
Кыр эшләре көндәлеге
Авыл хуҗалыгы идарәсенең 31 июль мәгълүматларына караганда, районда урып-җыю эшләре барлык мәйданның 34 процентында башкарылган. Хәзерге вакытта арыш һәм борчак суктыру төгәлләнү алдында. Шул ук вакытта бодай, солы кебек бөртекле культураларны суктыру эшләре башланды. Арпа уңышын җыю дәвам итә. Бөртекле культуралар 12 мең 40 гектарда суктырылган, 24 мең 726 тонна...
-
Заманча техника белән финишка кадәр
"Союз-Агро" җәмгыятенең "Зеленогорский" бүлекчәсе игенчеләре алдында 1 мең 128 гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын җыеп алу бурычы тора. Эш барышы белән танышу максатыннан әлеге бүлекчәгә килгәндә, алар Чүте авылы янындагы кырда борчак суктыруның соңгы мәйданнарында эшлиләр иде. Биредә 213 гектарда кузаклы культура - борчак үстерелгән. 1 гектардан уртача 28,9...
-
Технологлар ярышты
Биектау районында терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның республика конкурсы узды. Анда республика районнарыннан 43 белгеч катнашып, конкурсның 4 этабын үтте. Бәйгедә харьков технологиясе буенча III урынны "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыяте технологы Татьяна Смолькова алды.
-
Һөнәрне – буыннан-буынга
"Маркс" җәмгыятендә (Куакбаш) менә 18 нче сезон комбайн штурвалы артына утырып, урак вакытында көчен кызганмыйча Әхәт Сәхапов эшли. Башта эшчәнлеген "КСК" да башлый, аннары "Дон" комбайны бирәләр. Улы Әсхәтне кече яшьтән хезмәтне яратырга өйрәтеп үстергән. "6 яшеннән үк кул арасына керде, ә VII сыйныфны тәмамлагач, ярдәмчем итеп алып, бергә эшли...
-
Кесәңдә булсын өчен эшләргә кирәк
Керкәле Мәдәният йортында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында киңәшмә үтте. Аграр министр Марат Әхмәтовның: "Быел Лениногорск уңышлы районнар исемлегенә керер",- дигән сүзләренә күз тияр, ахры, ник дигәндә, урып-җыю салмак темпларда бара. Тиз арада барлык хуҗалыклар да дәррәү булып эшкә керешмәсә,күп...
-
Актанышта – семинарда
Үткән атнада авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары Актанышка Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең 2012 елның беренче яртыеллыктагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм урып-җыюга әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмәгә бардылар. Алар "Башак" җәмгыяте кырларын, терлекчелек комплексларын карап-күреп, авыл хуҗалыгы техникалары урнаштырылган күргәзмә белән танышып кайтты. Шулай ук уңышлы гына эшләп...
-
Кулың эш белсә, аны җигәргә кирәк
Керкәле Сабан туенда авыл җирлеге башлыгы Галия Шириязданованың: "Рәшит абый Насыйбуллин үз куллары белән ясаган комганны чүлмәк ватучыга бүләк итәбез", дип әйтүе күңелдә кызыксыну уятты. "Үз куллары белән" дигән сүзләр, һич кенә дә тынгылык бирмичә, мине Керкәлегә алып китте. Читтән килгән кешегә комган ясау сере катлаулы булып тоелса да, Рәшит...
-
Малларның тук булуы бүгенгә бәйле
Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар печән әзерләүне тоткарлады. Акрын темп белән баручы хуҗалыклар өчен эшләмәскә сәбәп булды ул. Югыйсә, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов беренче чабымны 6 июльгә кадәр төгәлләргә дигән бурыч куйган иде. Районыбызның "Восходящая Заря" җәмгыяте (Иске Писмән) әлеге сүзләргә колак салмыйча үз җае белән...